Бүген Дүртөйле - Нефтекама юлында коточкыч авария булган. Башкортстанның Югары суды судьясы, машинасында каршы юлга чыгып, автобуска бәрелгән. Ул үзе һәлак булган. Автобустагы 12 кеше зыян күргән, аларның икесе дәваханәгә салынган. Калганнарын, кирәкле ярдәм күрсәтелгәннән соң, өйләренә кайтарып җибәрәләр.Юл һәлакәтендә зыян күрүчеләрне Башкортстанның сәламәтлек саклау министры караган. Айрат Рәхмәтуллин Дүртөйле үзәк район дәваханәсенә килгән."Баш мие җәрәхәте һәм төрле әгъзалары сынган 31 яшьлек хатын-кыз реанимациядә ята. 39 яшьлек тагын бер автобус пассажиры уртача авырлыкта нейрохирургия бүлегенә озатылган. Алар аңында, гомерләренә куркыныч янамый", - дип хәбәр итте сәламәтлек саклау министры үзенең социаль челтәрләрендә. Фото: социаль челтәрләрдән.