“БАССРның атказанган укытучысы Лира Шәрип кызы Камалованың бүләкләре арасында - Социалистик Хезмәт Герое исеме, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, В.А.Сухомлинский медале. Республикабызның иң танылган укытучыларының берсе турында ЖЗЛ_Башкортстан рубрикасында.Лира Шәрип кызы Күгәрчен районының Сәеткүл авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1955 елда - Темәс педагогия училищесын,1960 елда Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тик "бишле" билгеләренә генә тәмамлый.Шул ук елны Хәйбулла районының Бүребай урта мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый. Берничә елдан ул бу мәктәпнең директоры була.1985 елда Лира Камалова Уфага күченә, 20нче мәктәп директоры, мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтының тәрбия эшләре кабинеты мөдире була. 1993 елдан - безнең педагогия университеты каршындагы халык мәгарифен оештыручыларны әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрү факультеты методисты.Бик зур йөкләнешкә карамастан, иртәдән кичкә кадәр өч сменада эшлә