Балалар белән очрашу вакытында ул үзенең сугышта үткән көннәре турында сөйләгән. Бу хакта «Туймазы хәбәрләре» язган.Мәктәп укучылары аларның якташы сугышчан иптәшләре белән бергә ике кешене әсирлеккә алган алыш турында да ишеткән. Аларның берсе Америкадан ялланган кеше булып чыккан."Бу хәл яз башында булды. Алыш вакытында без - 10 кеше – дошман территориясенә үтеп кердек. Безнең окоплар һәм дошман окоплары бик якын иде, аларны ниндидер 200-300 метр аерып торды. Ут астында без дошман окопларына үтеп кердек һәм ике дошманны күрдек, аларның берсе америкалы иде. Алар безгә атарга өлгермәде, әсирлеккә алдык. Коралларын алып, штабка әсирләр булуы турында шифрлы текст тапшырдык. Штабтан әсирләрне килеп алдылар, ә без сугышны дәвам иттек", - дип сөйләгән яугир.Соңрак, икенче сугышта "Муха" контузия ала, ләкин дәваханәгә ятудан баш тарта. Ул үзен герой дип санамый һәм аңа бернинди бүләкләр дә кирәкми ди, хыялы - дошманны тизрәк юк итү."Сез безгә җибәргән хатлар һәм посылкалар көч бирә. Хатлар,