Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Уфада паром кичүе эшли башлады

- Бүгенге көндә эшкә әзерләнгән елга суднолары хәвефсез ташу нормаларына туры килә һәм техник әзерлеккә ия, - диде шәһәрнең елга кичүләре хезмәте директоры Константин Шахтарин. Шул ук вакытта пассажирлар һәм йөкләр ташу хезмәтләренә тарифлар узган елгы дәрәҗәдә калачак: паромда йөрү 33 сумга төшәчәк, ташлама алучылар өчен юл бәясе 28 сум тәшкил итәчәк. Шәһәр халкы шулай ук елга аша велосипедлар һәм этләр (карта буенча 30 сум һәм 28 сум), вак терлек (карта буенча 55 сум һәм 50 сум), мопедлар һәм мотоблоклар (65 һәм 70 сум) ташый алачак. Быел навигация сезонын ябу октябрьгә планлаштырылган, бу һава шартларына бәйле булачак. Фото: социаль челтәрләрдән.