Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә

Программа гамәлгә кергәннән бирле, ягъни 2020 елдан башлап, дәүләт белән 16,3 меңгә якын төбәк кешесе социаль контрактлар төзегән. Аларның 2,7 меңе эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга акча алды – бу төзелгән контрактларның гомум санының 16,7 проценты; 1,7 мең граждан, яки 11 проценты – шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруга; 5,7 мең кеше (35 процент) һөнәри белем ала алды һәм 5,8 мең кеше (программада катнашучыларның гомум санының 36 проценты) авыр тормыш хәлен җиңеләйтүгә акча алды. - Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм гражданнарны үз керем чыганаклары белән тәэмин итүче нәтиҗәле корал булып тора. Соңгы 3 елда программа кысаларында республикада яшәүче 10 меңнән артык кеше эшкә урнаштырылган. Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм түләүгә 1,4 миллиард сумнан артык акча юнәлтелгән, – дип ассызыклады Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников сүзләренчә, узган елда республика халкы арасында «шәхси эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру» юнәлеше иң зур ихтыяҗ белән файдаланган. Моңа, аерым алганда, узган елның 1 июленнән үз эшен ачуга бер тапкыр бирелә торган түләү күләменең 200 меңнән 350 мең сумга кадәр артуы ярдәм итте. Фото: pravitelstvorb.ru