Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Халык һәрвакыт хәбәрдар булсын өчен

- 2021 елда Башкортстан Республикасының үзәкләштерелгән хәбәр итүнең төбәк автоматлаштырылган системасын модернизацияләү тәмамланды. Бөтен системаны модернизацияләүгә 357 миллион сум тотынылды. Ике ел инде без модернизацияләнгән системаны файдаланабыз, шул исәптән аны халыкка мәгълүмат бирү өчен дә кулланабыз, - диде Андрей Назаров. Республика Хөкүмәте Премьер-министры билгеләп үткәнчә, ел саен мондый мәгълүматларның саны 150 тапкырдан артык тәшкил итә. Шулай ук модернизацияләнгән система ярдәмендә елына 300 тапкыр урындагы үзидарә органнарына уңайсыз метеошартлар турында мәгълүмат җиткерелә. Фото: pravitelstvorb.ru