"Кыңгыраулар чыңы" фестиваленә быел 70тән артык гариза бирелгән, шуларның 14е финалда катнашу өчен сайлап алынган.Фестиваль балаларны Ватан театр мәдәнияте, драматургия, музыка һәм хореографиягә җәлеп итеп, театр сәнгатенең төрле жанрларында эшләүче иң яхшы балалар коллективларын ачыклау, сәләтле башкаручыларга ярдәм итү, театр коллективлары җитәкчеләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максаты белән үткәрелә.Фотода әлеге бәйгедә лаеклы өченче урынны яулаган Илеш районы Мәдәният сараеның “Алтын ачкыч” үрнәкле татар театры коллективы җитәкчеләре, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эльвира Миңнегулова белән.Фото: ВК