Предприятиенең җитештерү куәтләре 2017 елдан бирле консервацияләнгән иде.– «Чакмагыш районында «Стәрлебаш кошчылык фермасы» җәмгыяте базасында кошчылыкны үстерү» проектын төбәк Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендә узган «Инвестсәгать» форматындагы инвестицион комитет утырышында карадылар, - диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Фикер алышу нәтиҗәләре буенча проект хупланды һәм өстенлекле статуска ия булды. "Инвестсәгать" тә агросәнәгать комплексында барлыгы 168 проект каралган, аларның гомум бәясе 295,5 млрд сум тирәсе.Элек "Чәрмәсән" исемен йөрткән кошчылык фабрикасы хәзер «Стәрлебаш кошчылык фермасы» җәмгыяте филиалы буларак эшли. Кошчылык фабрикасы эшчәнлеген яңадан башлау - Чакмагыш районы һәм төбәк өчен мөһим вакыйга. Елына 780 тонна кош ите (хәләл) җитештерүне ачу тармакта көндәшлекле мохитне үстерүгә генә түгел, ә яңа 65 эш урыны булдыруны тәэмин итәчәк. Инвестиция программасы кысаларында гамәлдәге биналарны реконструкцияләүгә 240