Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Һөнәри бәйрәмегез белән!

"Кадерле дуслар! Әлеге һөнәри бәйрәмне билгеләп үтүче һәркемне – шәһәр, район һәм авыл Советлары муниципаль хезмәткәрләрен, депутатларын, муниципаль учреждениеләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләрен Урындагы үзидарә көне белән чын күңелдән котлыйм. Урындагы үзидарә, елдан-ел нәтиҗәлелеген күтәреп, дәүләтнең һәм граждан җәмгыятенең ышанычлы нигезе булып тора. Бүгенге катлаулы шартларда сез алгы чиктә торасыз, шулай ук урындагы икътисадны үстерү, инвестицияләр җәлеп итү, торак пунктларны төзекләндерү, эшкуарлык активлыгына һәм иҗтимагый инициативаларга ярдәм итү буенча мөһим бурычларны хәл итәсез. Һәр гаилә, һәр кеше тормышы белән бәйле төрле сорауларга һәм мөрәҗәгатьләргә көн саен җавап бирәсез, бергәлекне үстерүдә катнашасыз. Без республика шәһәрләрендә һәм авылларында тормыш яхшырак һәм уңайлырак булуын күрәбез. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга, туганнарыбызга һәм якыннарыбызга һәрьяклап ярдәм иткәнегез өчен сезгә аерым рәхмәт белдерәм. Бердәм команда буларак эш итеп, без барлык сынауларны да намус белән узачакбыз, үсеш стратегиябезне дәвам итәчәкбез дип ышанам. Сезнең һөнәри осталыгыгызга, югары компетенцияләрегезгә, кешеләргә игътибарыгызга, ачыклыкка һәм бердәмлеккә исәп тотам. Сезгә нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм алдыбызда торган җаваплы бурычларны хәл итүдә уңышлар телим", - дип язган Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru