Шофер сүзләренчә, җәяүле караңгыда юл өстендә утырган булган. Ул аны соңгы минутта гына күреп калган һәм нәтиҗәдә бәрдергән.Уфада 15 яшьлек үсмер электр самокатында барганда “Кia Rio” автомобиле тәгәрмәчләре астына эләккән. ЮХХДИ хәбәр иткәнчә, чит ил машинасы водителе юл буенча М. Кәрим урамыннан барганда укучыны бәрдергән. Кызганычка каршы, авария нәтиҗәсендә бала дәваханәгә эләккән.Әлеге вакытта бу юл-транспорт вакыйгалары фактлары буенча тикшерү бара.Шул ук вакытта...Авыргазы районының Мостафа авылында янгын чыккан, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә.“Янгын сүндерүчеләр 6х6 метр зурлыктагы агач йорт, ике җиңел автомобиль (“Toyota RAV-4”, “Toyota Camry”), шулай ук зур абзар януын ачыклаган. Янгынның тиз таралуына көчле җил һәм йорт-кураларның тыгыз урнашуы сәбәпче булган”, – ди коткаручылар.Янгынны 06.19 сәгатьтә локальләштергәннәр. Сүндерүдә 12 кеше һәм 7 берәмлек техника катнашкан. Янгынның сәбәбен һәм булган хәлнең шартла