Бүген Мәскәүдә сәнәгать туризмын үстерү буенча төбәкләр стратегияләрен яклау узды. Чарада Русия Президенты ярдәмчесе Максим Орешкин, Хөкүмәт Рәисе урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, АСИ генеральный директоры Светлана Чупшева, Русия төбәкләре җитәкчеләре катнашты.Сәнәгать туризмы буенча II Бөтенрусия акселераторында барлыгы 39 төбәк 258 предприятие катнаша. Үз стратегияләрен яклауга 16 төбәк рөхсәт алды. Башкортстан командасын Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаров, вице-премьер, сәнәгать, инновацияләр һәм энергетика министры Александр Шельдяев, Благовещен районы башлыгы Олег Голов тәкъдим итте.- Башкортстанның күп гасырлык бай тарихы бар. Аның аерылгысыз өлеше - архитектура һәм төбәкнең эре сәнәгать предприятиеләре мирасы. Биредә республика халкына һәм кунакларына күрсәтерлек нәрсәләр бар. Беренче тау заводлары бездә XVIII гасырның беренче яртысында ук барлыкка килгән. Уралдагы иң зур бакыр эретү заводы - бүген сәнәгать туризмы объектларының берсе, без аны шулай у