Бүген яшь җырчы Динар Рахматуллинның вафат булуы турында билгеле булды. Динар җырларын рус телендә иҗат иткән. Аның «Дорога», «Мама», «Громко» дигән җырлары яшьләр аудиториясендә бик популяр. Узган ел Динар «Тик Ток»та үзенең иң танылган җырларының берсе – «Мама» җырының язылу тарихы турында сөйләгән булган. Динар аны әнисенең туган көненә бүләк итеп яздырган. Мин тулай торакта утыра идем. Әнинең туган көненә нәрсә бүләк итәргә, дип уйлыйм. Акча юк, мин бит студент. 18 февральдә әнинең туган көне. Мин бит аңа җыр бүләк итә алам, дигән фикер башыма килде. Башка бүләк бирсәң, аның тузан җыеп торуы бар. Ә җыр ул – мәңгелек. Җырымда – минем уйларым. Ул туган йортны калдырып китүе ничек авыр булуы турында. Мин Казанда яшәдем һәм укыдым. Ә гаиләм Башкортстанда калды. Поездга утырасың, ә әниең, елап, перронда басып тора, сине озата… Шул минутта син нәрсә эшләргә белмисең. Каласың да килә, поездан да чыгып булмый, – дип сөйләгән ул. Туганы Диана Раембекова сүзләренчә, Динарны әнисе ялгызы гын
Вафат булган Динар Рахматуллин «Мама» җырын әнисенең туган көненә яздырган булган
20 апреля 202320 апр 2023
1 мин