Найти тему
Татар китабы йорты

Гаетеңне котлыйм — Шәриф Камал

(Танылмаган дуска)

И пакь күңел, нурлы күңел! Дөньяда барлыгыңны беләм, ләкин кайдалыгыңны белмим...

Әллә син үзеңнең гозләтханәңдә[1] бер мүтәфәккир[2], әллә җир гизүче, хикмәт җыючы бер фазыл[3], әллә кешеләр арасында сизми йөргән гади бер кәсепче, әллә дөньяның киң ачык шат бер бәхетлесе, әллә син фәкыйрь бер эшче, әллә боларның бере дә түгел, бәлки дөньяга хәзер генә чыгып килә торган тәҗрибәсез, яшь вә мәгьсум[4] бер күңел.

Кайчан таң йолдызы уйчан вә матур сабый рәвешендә аптыранып, акрын гына, ләтыйф[5] ак пәрдә артына качарга югалырга торганда, табигать дөньясы, көмеш төсле ак офыкның бер ноктасыннан менә-менә җир йөзенә нурлар чәчрәп китәр дип көтә... Син шул чагында кайларда сәйяр итәсең[6], әй якты күңел? Әллә тәфәккергә[7], әллә йокыга чумган буласың: әллә күкләрдә, әллә оҗмахларда очасың...

Кайчан кояш чыгып, аксыл күк садәф рәңекле[8] чиксез бушлык диңгезендә әкрен генә йөзеп китә вә киткән саен ниһаятьсез[9] ташып торган нурлары белән җир йөзен күмә, нурга батыра... Син шул чакта нәрсәләр тоясың, әй үткер күңел? Әллә шатлана, әллә көләсең, әллә нурлар эчендә йөзә, әллә һәркемне сөясең...

Кайчан дөнья нурсыз вә ямсез булганда һәм дә җил белән катыш салкын яңгыр синең тәрәзәң артында ыңгырашып, тәрәзәңне какканда, син нәрсәләр сизәсең, әй уйлаучан күңел? Әллә тынычсызлана, әллә акрын гына егълыйсың, әллә матур чаткылы күзләреңне бер ноктага сөзеп, үткән вә тагын кайтмый торган сабый чагыңны, әллә алдагы моңсу картлык көннәреңне уйлыйсың...

Кайчан күк йөзен куркыныч кара болыт каплый, кешеләр кырмыскалар шикелле аптырап кайнаша, өйләргә җыелырга ашыгалар... Менә болытлар яргаланып, күз камаштыргыч ут сызыклары чагылып китә, менә дөнья җимерелгән кебек дәһшәтле рәвештә күк йөзе шатырдап, шартлап китә, артыннан ук тагын утлар, тагын шартлаулар... Шулай итеп яшен яшьни, күкри күк, караңгылык, ут, су — һәммәсе бергә карыша... Шул чакта нәрсә сизенәсең, әй нурлы күңел? Әллә читтәге якыннарыңны уйлыйсың, әллә тыштагы ятимнәр өчен егълыйсың, әллә япанда[10] калган гарибләрне хәтерли, әллә җаныңа якын берәр исемне тәкрарлыйсың...

Кайчан көндәлек тормыш арасында көткәнең бер билгесез сөенеч көне яисә көтмәгәнең билгеле бәйрәм көне җитсә, шунда ниләр хис итәсең, әй изге күңел? Әллә хәсрәтлеләр шат булуын телисең, әллә ялгызлар, гарибләр күңелен сыйлыйсың, әллә ятим-үксезләр хәлен сорыйсың, әллә шатлыгыңнан Тәңреңә юнәлеп егълыйсың...

Син бер мүтәфәккирсең яисә җирләр гизүче бер фазыл, син бер кәсепче яисә эшче бер фәкыйрь, әллә болар да түгел – мүҗәррәд[11] бер, яшь вә мәгъсум күңел?

Әй пакь күңел, нурлы күңел! Дөньяда барлыгыңны беләм, кайдалыгыңны белмим...

Кайдасың газизем – шатлыклы гаетеңне котлыйм!

Шәриф Камал

Мәнсур шигырь (чәчмә шигырь). «Вакыт» газетасында 1913 елның 28 октябрендә, газетаның 1331 санында Ш.К. имзасы белән басылган (1-2 битләр). Танылмаган дуска дип багышланган.

Астөшермәләр

[1] Гозләтханә — хөҗрә, уйланулар бүлмәсе

[2] Мүтәфәккир — уйланучы, фикер иясе

[3] Фазыл — бу урында өстен, яхшы холыклы, инсафлы, намуслы, кешелекле

[4] Мәгьсум — гөнаһсыз

[5] Ләтыйф — йомшак, гүзәл

[6] Сәйяр итәсең — йөрисең, сәяхәт итәсең

[7] Тәфәккер — фикерләү, уйлану

[8] Садәф рәңекле — перламутр төсле

[9] Ниһаятьсез — туктаусыз

[10] Ачык кыр, кешесез җир

[11] ялангач