"Милли кием көне белән! Милли костюм кигәндә, мин үткәнгә карыйм һәм үз нәселемне күргән, тамырларыма кагылган кебек тоела. Сез нинди хисләр кичерәсез, кадерле дуслар?" - дигән Әминә Ивни кызы.Әлеге бәйрәм 2020 елдан, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указына ярашлы, елга ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә.Безнең республикада 164 милләт вәкиле яши. Аларның һәркайсының үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар. Милли костюм – ул кием генә түгел, ә халык турында сөйли торган зур тарих та. Ул, милли үзенчәлекнең ачык “индикаторы” буларак, үткәннең мәдәни-рухи мирасын саклап калырга ярдәм итә".Фото: ВК