Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Нуриманда Марат Әхмәтҗанов истәлегенә волейбол ярышлары узды

- 17 бердәм һәм көчле команда, 4 ай өзлексез һәм мавыктыргыч уеннар, 136 уйналган партия - болар барысы да якташыбыз Марат Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган төнге волейбол лигасы чемпионаты турында. Чемпионатта Нуриман районыннан хезмәт коллективлары, шәхси эшкуарлар, волейбол сөючеләр катнашты. Без барыбыз да каһарманнарыбызны искә алырга тиеш. Планда - ел саен һәлак булган якташ истәлегенә багышланган турнир уздыру, - дип билгеләде Нуриман районы хакимияте башлыгы Вилдан Ситдыйков.Уен нәтиҗәләре буенча, төнге волейбол лигасы чемпионы булып районның балалар-яшүсмерләр мәктәбе командасы танылды. Икенче урынны «Нуриман ИП» шәхси эшкуарлары командасы, өченче урынны «Агентлар 112» МЧС командасы алды.Төнге волейбол лигасы чемпионаты "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Патриотик тәрбия" федераль проекты кысаларында узды.Фото: srk.nationalpriority. ru