Екатеринбургның Тимер юл район суды ике велосипед урлауда гаепле кешене 2 ел 10 айга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итә. Хөкем ителгән кеше каты режимлы колониядә утырачак, дип хәбәр итә Свердловск өлкәсе прокуратурасының матбугат хезмәте.Тикшерү мәгълүматлары буенча, элек хөкем ителгән Руслан Хәйруллин 2022 елның июлендә торак йортларның подъездларыннан 2 велосипед урлаган. Гомум зыян суммасы 29 000 сум тәшкил итә.Ә« Йоматау» шифаханәсенедә 2015 елдан баш бухгалтер урынбасары булып эшләгән Альбина Түләкова үзе эшләп чыгарган урлашу схемасы буенча 10 миллион сум акча урлаган. 2019 елның 25 апрелендә бухгалтерга дүрт ел шартлы рәвештә ирегеннән мәгрүм итү рәвешендә суд карары чыгарылган. Соңрак тикшерүчеләр Түләкованың үз адвокаты Гөлшат Фәйзерахмановага 1,2 миллион сум ришвәт биргәне ачыклана. Ул аны "тиешле" урынга тапшырырга тиеш була. Акча адресатка барып җиткәнме, юкмы – билгесез, бу әлегә ачыкланмаган.Альбина Түләковага карата эш тикшерелгәндә, ул шифаханәдән «Кумыс Башкортостана» җ