Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Вадимга уңышлар телибез!

Уфаның Республика инженерлык лицей-интернаты укучысы Вадим Харисов агымдагы елның 1-6 маенда Астанада узачак химия буенча 57нче Халыкара Менделеев олимпиадасында чыгыш ясаучы Русия җыелма командасы составына керде. Илебез командасына барлыгы 10 кеше кергән: 6 унберенче сыйныф укучысы һәм 4 унынчы сыйныф укучысы. Барлык укучылар да үз сыйныфларында максималь балл җыйган химия буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасы җиңүчеләре. Уфаның өлкән сыйныф укучыларыннан тыш, командада Самара өлкәсе, Татарстан, Мордовия, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү укучылары үз урыннарын алды, дип хәбәр итәләр Русия ягыннан оештыручыларның берсе булган Андрей Мельниченко хәйрия фондының матбугат хезмәтендә. Шулай ук оештыру комитетына М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының химия факультеты керә. Бәйгедә 22 илдән яшь химиклар катнашуы билгеле. Традицион рәвештә катнашучы Австрия, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Белоруссия, Болгария, Венгрия, Израиль, Казахстан, Кыргызстан, Македония, Монголия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Хорватия һәм башка илләрнең җыелма командаларыннан тыш, беренче тапкыр олимпиадада катнашу өчен Бразилия җыелма командасы килә.Фото:пресс-служба благотворительного фонда "Андрея Мельниченко"