- Башкортстанның мәшгульлек хезмәте актив үсеш ала, быелдан башлап бездә персонал сайлау буенча эшнең яңа форматы барлыкка килде: айга ике тапкыр предприятиеләргә кадрлар сайлап алабыз, - дип шәрехли Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. - Мондый чара барышында эш бирүче үзенең компаниясен тәкъдим итә, эш эзләүчеләрнең сорауларына җавап бирә, шуннан соң кызыксынучы кандидатлар белән шәхси интервью үткәрә. Ачык кадрлар сайлап алуның өстенлеге шунда ки, компания вәкилләре тиешле белемнәрне, күнекмәләрне һәм кандидатларның шәхси компетенцияләрен урында бәяли алалар, ә дәгъвачылар, үз чиратында, вакантлы вазыйфаның үзенчәлеген турыдан-туры белә һәм туры килә торган эш урынын тизрәк билгели ала. Мондый формат компанияләргә бик күп вакансияләрне ябарга, эшкә компетентлы хезмәткәрләрне алырга ярдәм итә.Предприятие кадрларны ачык сайлап алуда түбәндәге вакансияләр көтә: металл конструкцияләр җыю буенча мастер, слесарь, электр, газ ярдәмендә эретеп ябыш