Туган ягым данлыклы кешеләргә, күренекле шәхесләргә ифрат бай. Алар арасында даны, фидакарьлеге, максатка омтылучанлыгы, халыкка зур файда китергән олуг эшләре районга гына түгел, республика, ил һәм хәтта дөнья дәрәҗәсендә таралганнары, исеме бик еракларга китеп, олы хөрмәт белән телгә алынганнары да байтак. Кызганычка каршы, аларның бик күпләрен без әле белеп тә бетермибез. Шуларның берсе – минем туган Йонны авылымның күршесендә генә утыручы Рсайдан чыккан хезмәт һәм Бөек Ватан сугышы ветераны, киң билгеле табиб, фән докторы, Казанның Табиблар белемен камилләштерү институты профессоры Әнвәр Латыйпов. Быел мартта аның тууына 100 ел тулган булыр иде. 1923 елның мартында авылның ярлы крестьяннары гаиләсендә туган малай мәктәптә укыганда ук Беренче Бөтендөнья сугышында хәрби госпитальдә яралыларны дәвалаган әтисе Мөхәммәтлатыйп үрнәгендә киләчәк язмышын медицина белән бәйләргә карар кыла. Бу максаты аны Бөре медицина техникумына алып килә, аннары ул Чакмагыш районында хезмәт юлын башлый. Тик, әлеге буын вәкилләре турында язганда-сөйләгәндә әйтелгәнчә, Әнвәрнең дә киләчәккә хыялларын фашист мәлгунь челпәрәмә китерә. Сугышта бик кирәкле һөнәр иясе ротаның санитар-фельдшеры була. Хәзер инде үзенең һәм ата-анасының бәхетенә дип әйтсәк тә буладыр, 1942 елда Сталинград янындагы дәһшәтле алышларның берсендә ул бик каты яралана һәм бу контузия булачак гыйлем иясенең гомерен саклап кала – аңа икенче группа инвалидлык бирелә, хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла һәм тылга озатыла. (Әйткәндәй, шул яуда күрсәткән каһарманлыгы өчен бирелгән “Батырлык өчен” медале аны 20 елдан артык вакыт узгач кына “эзләп таба”).Бер еллап дәвалангач, бераз мантыгач, 1943 елда егерме генә яшьлек фронтовик һәм сугыш ветераны Латыйпов аксый-аксый Казанга юнәлә, дәүләт медицина институтына укырга керә, аннары хирургия кафедрасы буенча аспирантурада белемен камилләштерә, гыйльми эшчәнлек белән шөгыльләнә башлый. Кандидатлык диссертациясе өчен “Бот мускулының иннервациясе” темасын ни өчен сайлавына аңлатма биреп, фән кандидаты Әнвәр Латыйпов сугышта күргән-кичергәннәрен искә ала. “Фронтта ату коралыннан зыян күргән яралыларны дәвалаганда ук мин төрле җәрәхәтләр белән кызыксына идем, бигрәк тә нерв системасы да зарарланган очракларда, – ди ул. – Шунда һәм үзем дәваланып ятканда яралыларны ничек нәтиҗәлерәк дәвалап булу мөмкинлекләре турында уйландым”.1957 елда Әнвәр Латыйп улын табибларның белемен камилләштерү белән шөгыльләнүче Казан дәүләт институтына аның ортопедия һәм травматология кафедрасы мөдире, профессор Л. Н. Шулутко чакырып ала. Һәм шушында ул гомерлеккә дип әйтерлек эшкә кала, ә 1971 елдан әлеге кафедраны үзе җитәкли башлый, травматизмны профилактикалау, сөяк һәм буыннар зарарлануын дәвалау мәсьәләләре буенча гыйльми эзләнүләрен дәвам итә. Шул ук вакытта яшьләрне фәнни эшкә җәлеп итеп, аларның докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре җитәкчесе була. Ул үзе умыртка сөяге сколиозын оператив дәвалау ысулын, аны махсус коррекцияләү аппаратын уйлап таба, ул, үзебезнең илдән тыш, АКШта, Франциядә, Германиядә һәм Бөекбританиядә таныла һәм патентлана. Бу аппарат СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә бронза медале белән билгеләнә.Якташыбызны, Илеш районының Рсай авылында гап-гади, хәтта ярлы крестьян гаиләсендә туып-үскән олуг табибны, Казан травматология фәнни мәктәбенең формалашуына зур өлеш керткән, яшь белгечләрне Ватаныбыз медицинасының иң яхшы традицияләре рухында тәрбияләгән остазны аның элекке шәкертләре дә, бүгенге институт галимнәре дә зур хөрмәт һәм олы ихтирам белән искә ала.Күренекле якташларын Илеш районында да онытмыйлар, һәрвакыт аеруча бер җылылык белән телгә алалар. Илештән генә түгел, Башкортстан районнарыннан да бик күпләр, соңгы өметләрен баглап, Казанга, “Әнвәр абыйлары” янына дәваланырга йөргән, бүген дә аңа мең рәхмәтләрен укыйлар. Туганнары сөйләвенчә, Әнвәр абыйлары республикабызга, сөекле Рсаена үзе дә ел саен кайтып йөргән, ләкин аңа туган ягының искиткеч матур табигате белән хозурланып йөрергә, “Кызлар тавы”ннан тирә-як гүзәллеген манзара кылырга, урманнарын-болыннарын иркенләп иңләргә, тыныч кына ял итәргә язмаган булгандыр, күрәсең. Казаннан олы, күренекле табиб кайтуын ишетеп калганнардан, башка, хәтта киң билгеле табиблар да боларның чиренә инде кул селтәгән авырулардан, икенче көнне үк озын чират тезелгән, табибка рәсми рәвештә кабул ителүгә килгән кебек, зур һәм киң ихаталарын тутыра торган булганнар, ә ул беркемне дә ярдәменнән калдырмаска, дәваларга тырышкан.Хәтта шундый очракларны да хәтер-лиләр: ялга кайткан кеше эш коралларын һәрвакыт үзе белән йөртә алмаганлыктан, кайбер авыруларны дәвалар өчен ул кирәкле инструментларны урындагы “Сельхозтехника” предприятиесе осталарыннан эшләтеп алган. Якташлар олы табибның кечелеклелегенә, кешелеклелегенә, гадилегенә, ихласлыгына һәм риясызлыгына таң кала торган булган, шуңа да алар аңа бүген дә олы рәхмәтле һәм соклануларын яшерми.– Абыем бөтен гомере буе башкалар өчен тырышты, ярдәм кирәк булганнарның барысын да дәвалады, үзе турында гына бер дә кайгыртмады, – ди табибның бүген район үзәге Югары Яркәйдә яшәүче сеңлесе, 40 елдан артык укытучы булып эшләгән Финә Латыйп кызы. – Әти-әниебез үзләре дә шундый олы йөрәкле, ярдәмчел иде, безне дә кешеләргә шундый ук миһербанлы булырга өндәп тәрбияләделәр.“Күпме якташ гарип балалар Ходай кодрәте һәм минем кадерле Зурәтием ярдәме белән аякка басты, үсеп җитеп, тулыканлы тормыш башлады, гаиләләр корды һәм бәхетле балалар үстерде!” – дип горурлык катыш соклануын белдерә Финә ханымның кызы, бүген Дүртөйледә яшәүче Эльвира Михайлова.Шулай итеп, Мөхәммәтлатыйп белән Рәзифә тугыз балага гомер бирәләр, дүртесе кече яшьтә үк авырып вафат була, ә дүрт улының өчесен әтиләре җитәкләп, җәяүләп (!) Бөре медицина техникумына укырга алып бара. Кызганычка каршы, сугышта катнашкан дүрт улының өлкәннәре Мәгъсүм белән Зөфәр яу кырында зур батырлыклар күрсәтеп башларын сала, Фәрит исә гомерен хәрби хезмәткә багышлый. Табиблар династиясенә нигез салган, заманы өчен зур гыйлемле, татар, урыс һәм гарәп телләрендә иркен укый-яза белгән, Беренче Бөтендөнья сугышында хәрби госпитальдә хезмәт иткән Мөхәммәтлатыйп картның эшен улы Әнвәр дәвам итә.Югарыда “династия” сүзе юкка гына телгә алынмады. Беренчедән, аның хатыны Ирина да табибә, ә кызлары һәм оныклары – горурлыклары. Мәсәлән, кызлары Наилә, әтисе кебек үк, ортопед, фән кандидаты, әле дә Казанда яши һәм эшли. Икенче кызлары Әлфия – кан тамырлары хирургы, Мәскәүдә яши. Әнвәр аганың сеңлесе Финә ханымның кызы Роза да менә инде 40 елдан артык табибә булып эшли.Мәскәүдә яшәүче кызы Әлфиянең улы, мөхтәрәм зат Әнвәр аганың оныгы Руслан Латыйпов турында исә аерым сүз. Шушы мәкаләне басмага әзерләгәндә Руслан хакындагы язмага мин әлеге династия турында Интернеттан да мәгълүматлар караштырып утырганда тап булдым. Ул мәкалә ковид белән үз-үзләрен аямыйча көрәшүче табиблар турында иде, шунда менә инде өч ай туганнарын да күрмичә госпитальдә эшләгән Руслан турында да искә алынган.“Минем балачагым тәрәзә төбендә үтте, – дип хәтерли Руслан. – Дәваханәдә тәүлекләр буе кизү торучы хирург әниемне шунда көтеп утыра идем”. Ул табиб картәтисен Аллаһ урынына күрә, табибә картәнисе белән соклана, хирург әнисе белән горурлана. Кайчандыр Әнвәр Латыйп улы кызын авыр ирләр эшен – хирург һөнәрен сайламаска үгетләсә, үз чиратында Әлфия дә махсус мәктәп тәмамлаган оста рәссам, инглиз телендә иркен сөйләшүче улы Русланны табиблыктан читләштерергә омтылып караган, ләкин икесе дә һөнәрләрен йөрәк кушуы буенча сайлаган.Мәктәптән соң Руслан медицина институтын кызыл дипломга тәмамлый, РКБда ординатура үтә, 25 яшендә фән кандидаты була, Халыкара симпозиумнарда чыгышларын инглиз телендә генә ясый. Шулай уңышлы гына эшләп йөргәндә язмыш аны Казанда үткән бер конференциягә Мәскәүдән килгән дөньякүләм атаклы кардиохирург, Ельцинның йөрәгенә операция ясаган академик Ренат Акчурин белән очраштыра һәм ул йөрәк-кан тамырлары хирургы Русланны үзе янына А. Л. Мясников исемендәге Дәүләт медицина-тикшеренү институтының кардиохирургия бүлегенә эшкә чакыра. Милләттәшләребез бүген дә бергә кулга-кул тотынышып эшли.Илешлеләр һәм халкыбыз горурланырлык менә шундый мәгълүматларга тап булдым мин якташым, күрше Рсай авылында гап-гади крестьяннар гаиләсендә туып-үсеп, искиткеч фән һәм гыйлем үрләрен яулаган, фидакарьлек, кешелеклелек һәм кечелеклелек үрнәге булырлык югарылыкка күтәрелгән, табиблар династиясенең данын еракларга тараткан якташым турында язганда. Әнвәр Латыйп улын, әлбәттә, беркем дә артыннан этеп үстермәгән, болар барысы да – аның туган Илеш туфрагыннан, әти-әнисе тәрбиясеннән, үзенең тырышлыгы һәм үҗәтлеге, ачык акылы һәм зиһене нәтиҗәсе.Ә газиз Рәзифә әнкәсе моны әллә кайчан ук күрә белгән. Ничекме? Ә менә ничек. Япь-яшь кенә чакларында бер туган көнендә киленнәре шаяртып кына бианасыннан сорап куя: “Менә минем әти-әниләр миңа матур кәстрүл бүләк итте, ә сездән нәрсә булыр икән?” Дөнья күргән күпбалалы ананы алай гына кыен хәлдә калдырырмын димә! Рәзифә апа да югалып калмый: “Мин сиңа профессор улымны бүләк иттем!” – ди. Ул вакытта улы Әнвәр әле гади генә табиб булып эшләгән була. Менә нинди ул ана йөрәгенең сизгерлеге, сиземләве! Бүген инде картлар да, профессор уллары Әнвәр ага да әхирәткә күчкәннәр. Ләкин алар аннан да бүгенге тормышны, ул-кызларының, оныкларының үз эшләрен дәвам итеп, күркәм биеклекләр яулап яшәвен күреп ятадыр. Һәм, әлбәттә, фани дөньяда матур эз, акыллы буын калдырып китүләре белән горурланып ятадыр, моңа шик булуы да мөмкин түгел. Фәнис ГӘРӘЕВ.