Акчалар «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты кысаларында еллык 1 процент белән 5 елга кадәр вакытка бүлеп бирелде.«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» гомумдәүләт проекты катнашучысы заемны компаниянең ике цехны өстәмә җитештерү линияләре белән җиһазлауга, шулай ук бизнес-процессларны санлаштыруга юнәлтәчәк. Цех елына 240 тонна клей һәм 1008 тонна резина катнашмасы җитештерү куәтенә ия булачак. Проектны гамәлгә ашыру 2024 елга кадәр планлаштырыла.- Бу юлы фонд хуплаган проект төбәкнең химия тармагын үстерүне стимуллаштыра, ул безнең өчен өстенлекле тармакларның берсе булып тора. Безнең исәпләүләр буенча, модернизацияләү нәтиҗәсендә, предприятиедә хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше 2025 елга 104,4 процент тәшкил итәчәк. Финанс планында проектның максаты - елына 367,4 млн. сумнан артык сату күләменә ирешү, ягъни натураль чагылышта - 1 248 тонна продукция, - дип сөйләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Алексан