“Башгидрометүзәк”тә хәбәр итүләренчә, пәнҗешәмбе, 20 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көнчыгыштан талгын исәчәк. Һава температурасы көндез +13,+18 градуска кадәр җылы булачак. Җомга көнне, Ураза бәйрәмендә, 21 апрельдә, шулай ук урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан талгын исәчәк. Һава температурасы төнлә +2,+7 градус, аязытканда -3 градус салкын, көндез +14,+19 градуска кадәр җылытуы көтелә. Шимбә көнне, 22 апрельдә төнлә - урыны белән, көндез республика буенча кыска вакытлы яңгырлар фаразлана. Җил көньяктан төньякка күчәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Термометр баганалары төнлә +2,+7 градус, көндез +8,+13 градус җылы күрсәтәчәк.