ЮНЕСКО (UNESCO — United Nations Educational, Scientific and Cultural Organization) — Мәгариф, фән һәм мәдәният сораулары буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы. ЮНЕСКОның төп бурычы — халыкларның фән, мәгариф, мәдәният, мәгълүмат өлкәләрендәге хезмәттәшлеген киңәйтеп, тынычлык һәм хәвефсезлекне ныгытуга булышлык итү. Петербург 1990 нчы елда ЮНЕСКО исемлегендәге Россиянең беренче объекты була. Бу объект турында ЮНЕСКО сайтында "Санкт-Петербургның тарихи үзәгенең төп үзенчәлеге - архитектура һәм су пейзажларының камил гармониясе", - дип әйтелә. Бу мәкаләдә сез Санкт-Петербургның ЮНЕСКО мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән истәлекле урыннары турында укый аласыз: 1. Адмиралтейство Адмиралтейство – ул Петр чорында Россия империясенең суднолар төзү урыны. Биналарның күпчелеге кораблар җитештерү өчен остаханәләр булган. Хәзер монда илнең Хәрби-диңгез флотының баш командованиесе урнашкан. 2. Петр һәм Павел ныгытмасы Петропавел ныгытмасы - Санкт-Петербургның иң борынгы хәрби-инженерлык корылмаларының