Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Чиләбе өлкәсе буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген Учалы тау-баектыру комбинаты шахтасындагы «Үзьелга» руднигының 520 метр тирәнлектә урнашкан йөк төягече шартлаган. Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, шахтада барлыгы 347 кеше булган. 346 кеше җир өстенә үзләре чыккан. Йөк төягеч янган урында бер эшче табылган. Ул зыян күрмәгән, махсус коткаручылар тарафыннан чыгарылган, аңа медицина ярдәме кирәк булмаган. Учалы тау-баектыру комбинатында хәбәр итүләренчә, янгын сүндерелгән, 20.00 сәгатькә хәлләр торышы буенча, торак пунктларга бернинди дә куркыныч янамый. Фото: bashinform.ru
Учалы тау-баектыру комбинаты шахтасында йөк төягеч шартлаган...
19 апреля 202319 апр 2023
~1 мин