18-21 апрельдә Башкортстанда Федераль казначейлык делегациясе эшли. Бүген Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров җитәкчелегендә финанс-икътисади органнарның Бөтенрусия коррупциягә каршы форумын үткәрүгә әзерлек буенча Оештыру комитетының беренче утырышы узды. - Узган елның ноябрендә Уфада Идел буе федераль округы буенча коррупциягә каршы форумның II этабы уңышлы узды. Халыкара һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге чараларны оештыру буенча Башкортстанның зур тәҗрибәсен исәпкә алып, төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Федераль казначейлык башлыгы Роман Артюхинның агымдагы елның июлендә Уфада форумның йомгаклау этабын уздыру турындагы тәкъдимен кабул итте. Мондый чаралар үткәрү коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә тәҗрибә алмашуны көчәйтергә, шулай ук коррупциягә каршы эшчәнлекнең барлык механизмнарын һәм новацияләрен эшләргә мөмкинлек бирә, - дип билгеләде Андрей Назаров. Форумда Федераль казначейлык, Русия Федерациясе Финанс министрлыгы, Русиянең барлык субъектларының Федераль казначейлык территориаль идарәләре җитәкчеләре, хокук саклау органнары, башка федераль һәм төбәк хакимияте органнары вәкилләре катнашуы планлаштырыла. Шулай ук визит барышында делегация Республика белән идарә итү үзәгендә, шәһәрнең Бөтенрусия финанс–икътисади органнарының коррупциягә каршы форумы этаплары узачак объектларында булды. Фото: pravitelstvorb.ru