Конкурста бакалавриат, специалитет, магистратура яки аспирантура программалары буенча белем алучы югары уку йортлары студентлары катнаша алды. Чарага гаризалар кабул итүнең өченче чираты 26 гыйнвардан 3 апрельгә кадәр үткәрелде. - "Студентлар стартабы" конкурсына ихтыяҗ елдан-ел арта. Быел аңа 4 меңнән артык гариза килгән, бу узган елдагыга караганда 2 тапкырга күбрәк. Аларның авторлары - илнең 350дән артык югары уку йорты студентлары. Конкурс Русиянең 79 субъектын колачлады, ә катнашучылар саны буенча Мәскәү, Татарстан һәм Башкортстан алда бардылар. Мондый нәтиҗә аңлашыла: бу субъектлар төбәкләрнең фәнни-технологик үсеш рейтингының иң яхшы бишлегенә керә. Гаризаларны караганда, алар арасында медицина, приборлар төзү, шулай ук импортны алмаштыруга юнәлтелгән технологияләр бар, - дип ассызыклады Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко. Быел программаны финанслауның гомум суммасы 1,5 миллиард сум тәшкил итте. "Башкортстан «Студентлар стартабы» Бөтенрусия конкурсына гаризалар саны буенча алдынгы төбәкләрнең өчлегенә керде. Бүген бу нәтиҗәләр турында Дмитрий Чернышенко белдерде. Бирелгән 4 мең гаризаның 203ы - безнең республикадан. Катнашучыларга уңышлар телим!" - дип яза Радий Хәбиров. Фото: социаль челтәрләрдән
«Студентлар стартабы» Бөтенрусия конкурсында безнең студентлар да катнаша!
19 апреля 202319 апр 2023
1 мин