"Совет кешесе өчен ул үзенчәлекле бәйрәм иде. Тигез хокуклылык һәм гуманлы эш шартлары өчен халыкара хәрәкәт буларак барлыкка килгән Беренче май башта хәтер һәм теләктәшлек символына, ә аннары тантаналы демонстрацияләр белән чын халык вакыйгасына әверелә. Үземнең балачактагы "маевка"ларны сагынып искә алам - күңелле кешеләр, музыка, чәчәкләр, матур хезмәт митинглары. Алардан соң әти-әниләр балалар белән еш кына паркка йөриләр, дуслары белән очрашалар, язга сөенәләр. Әйтерсең, бөтен шәһәр халкы бер-бер артлы урамга чыкты. Теләктәшлек көненең асылы шунда да - кешеләрнең бердәмлеген, бер-берсе өчен әһәмиятле булуын аңлауда, язның өмет символы һәм яңа якты этап буларак сәламләвендә", - дип язды Андрей Назаров социаль челтәрләрдәге үз битендә. Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров искәрткәнчә, 1 Майны Русия белән бергә дөньяның тагын 140 илендә билгеләп үтәләр. "Хезмәт, яраткан эш - тормышыбызның иң мөһим өлеше. Хезмәттә без иң күп вакытны уздырабыз, мөгаен. Һәм шәхес буларак үсәбез -