- Бүген без авыр елларда илебез һәм республикабыз икътисадын күтәргән һәм тылда җиңү өчен хезмәт иткән кешеләргә хөрмәт күрсәтү өчен «Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янына җыелдык. Ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, кызганычка каршы, азайганнан-азая бара. Без аларга чиксез хөрмәт белән карыйбыз, яныбызда булмаган кешеләр турында изге истәлек саклыйбыз. Бүген без вакытында сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында хезмәт күрүче ветераннарыбызны һәм хезмәтчәннәрне хөрмәтлибез. Аларга тирән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре әйтәсем килә. Әлеге мәйдан гади халык җыела, ветераннар һәм мәктәп укучылары килә торган урынга әверелә. Безнең өчен бу - зур дәрәҗә. Уфа - "Русиянең хезмәт батырлыгы шәһәре" статусына ия булган азсанлы шәһәрләрнең берсе. Бүген без шулай ук хезмәтчәннәребезне дәүләт бүләкләре - "Хезмәттәге батырлыгы өчен" медале белән бүләкләргә һәм аларга рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен әйтергә булдык. Сезне тагын бер тапкыр Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм. Бу бәйрәм барыбызны да берләштерә, - диде Радий Хәбиров. Башкортстан Башлыгы 40тан артык ветеранга һәм төрле тармак хезмәтчәннәренә “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медальләрен тапшырды. Фото: bashinform.ru