Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Уңганнарга – хөрмәт, булганнарга – дан!

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Уфа - хезмәт батырлыгы шәһәре» стеласы янында узган чарада 40тан артык ветеранга “Хезмәттәге батырлыгы өчен” медален тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Мөхтәр Фәтхуллин да бар иде. Мөхтәр Хөрмәт улы 1968-88 елларда БАССРның Хезмәт һәм социаль мәсьәләләр буенча дәүләт комитетын җитәкли. Республика халкының хезмәт һәм социаль яклау өлкәсен үстерүгә зур өлеш кертә. Нәкъ менә Мөхтәр Хөрмәт улы ярдәме белән 1971 елның 1 гыйнварында Уфада илдә беренче халыкны эшкә урнаштыру бюросы ачыла, ягъни ул халыкның заманча мәшгульлек үзәкләрен булдыру башында тора. Аның җитәкчелегендә 1974 елда илдә беренче булып демографик хәлне яхшырту буенча комплекслы программа эшләнә. Бу яңалыклар БАССРның Дәүләт хезмәт комитетына илдә иң яхшыларның берсе дип танылырга мөмкинлек бирә. Мөхтәр Хөрмәт улы Сәүдә-сәнәгать палатасын булдыруда да актив катнаша, анда 20 елга якын иҗтимагый элемтәләр һәм эшкуарлыкны үстерү идарәсен җитәкли. Фото: bashinform.ru