Кәрим шундый авыр хәлгә тарыса да, төшенкелеккә бирелмәгән. Ул бүген җитди рәвештә следж-хоккей белән шөгыльләнә.175нче гимназиядәге фаҗига 2021 елның 11 маенда булды. 19 яшьлек Илназ Галәвиев мәктәпкә бәреп кереп, ут ачты. Нәтиҗәдә, 24 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды, 9 кеше (7 укучы һәм 2 укытучы) һәлак булды. Рөстәм Нәбиев Кәрим белән Татарстан һәм Санкт-Петербург хоккей командалары көч сынашканны карарга килгәч очрашкан. Рөстәм үзе дә кайчандыр следж-хоккей уйный иде.«Бу тыйнак егетнең исеме Кәрим. Ул 175нче гимназиядәге фаҗига вакытында исән калган укучыларның берсе... Ул көн вакыйгаларын барыгыз да хәтерлидер... Кәрим бик каты яраланган, шуның нәтиҗәсендә аягын югалткан.Кәрим – бик көчле рухлы егет. Бүген аның командасы турнирның алтын медальләрен яулады», – дип язган ул. Әфарин, Рөстәм! Кәримне яңадан-яңа җиңүләргә илһамландыргансыңдыр, дип ышанабыз! фото: intertat-tatarБу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/rostam-nabiev-175-gimnaziyadage-atystan-son-ayaksyz-ka-5858973