– Марат Ринатович, яшь булуыгызга карамастан, авыл хакимияте башлыгы йөген бик уңышлы тартып килүегезне ишетеп беләм. Бу вазыйфага ничек килдегез? Балачак хыялы бөтенләй башка булгандыр бит инде?.. – Әлбәттә, бәләкәй чакта башка малайлар кебек машинист, водитель булу турында хыялланасың бит инде. Шуңа мәктәпне тәмамлау белән Бишбүләктәге һөнәрчелек училищесына укырга кереп, эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштердем. Шул ук вакытта водитель таныклыгы да алдым. Аннары Аксен авыл хуҗалыгы техникумында агрономга укыдым, әлеге вакытта шул юнәлештә югары белем алам. Авыл үзеннән җибәрмәде. Уфада, Себер якларында да эшләп алырга туры килде, ләкин барыбер үзенә тартып кайтарды. Һәм моңа һич кенә дә үкенмим. Кайда туган, шунда кирәк булган, дип әйтәләр бит. Авылга кайту белән җимерелеп беткән ферма биналарын тергезеп, мал үрчетә, игенчелек белән шөгыльләнә башладык. Авылда туып-үскән кеше өчен яхшы таныш эшләр болар.Ә безнең авыл хакимияте башлыгы вазыйфасына күпмедер вакыт кеше булмады. Шуңа үземне сынап карарга уйладым. 2019 елдан башлап бу йөкне тартып киләм. Хезмәтем халыкка, авыл биләмәсенең үсешенә файда китерсен, дип тырышам.– Авыл биләмәсе белән таныштырып үтегез әле. Ничек яши авыл? – Авыл биләмәсенә, Кыңгыр-Мәнәвездән тыш, Чулпан, Кунаккул, Касыйм, Разаевка авыллары керә. Аларда ике меңгә якын кеше яши. Безнең биләмәнең үзенчәлеге дә бар – барысы да татар авыллары, бу — районда шундый бердәнбер авыл биләмәсе. Шуңа телебезне, мәдәниятебезне үстерү юнәлешендә бихисап чаралар, башлыча, бездә уза. Менә “Кызыл таң” да үзенең җырлы кичләрен оештыру өчен безне очраклы гына сайламаган бит?! Татар телендә нәшер ителүче басманы укучылар бездә тагын да артыр, дип ышанам. Төбәгебездә милләт җанлы кешеләр яши. “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының беренче бүлекчәсе дә нәкъ Кыңгыр-Мәнәвездә оешып, бүген ул телебезне, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне саклау һәм киләсе буыннарга тапшыру буенча актив эшли. Байтак эшләрне бергә башкарабыз, бер-беребезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.Авыл биләмәсендә ике зур мәктәп бар. Анда 160тан артык бала белем ала. Кызганычка каршы, укучылар саны елдан-ел кими. Башка авыллардан балаларны ике автобус йөртә. Балалар бакчалары да бар. Шулай ук Кыңгыр-Мәнәвездә картлар йорты, балалар һәм үсмерләр өчен социаль приют урнашкан. Безнең биләмәдә булгач, аларның проблемаларын да хәл итәргә туры килә. Юлларны карап, чистартып торабыз. Утын хәзерләү мәсьәләсен дә үз өстебезгә алдык. Бу учреждениеләрдәге мунчалар утын ягып җылытыла.– Авылның төп проблемаларына да тукталып үтик әле. Чишмәләр, елга-күлләр күп булгач, су тәэминаты белән проблема юктыр инде? – Барлык авылларга да үзәк суүткәргечләр сузылган. Чулпан һәм Кыңгыр-Мәнәвездә аларны махсус оешма хезмәтләндерә. Шуңа бернинди дә проблема юк. Касыйм, Кунаккул, Разаевка авыллары халкы да су белән тәэмин ителгән. Әле яңа гына авыл халкы көче белән Разаевкада 150 метр суүткәргечләр алмаштырылды.– Кыңгыр-Мәнәвез – исеменнән үк күренүенчә, ике елга ярында урнашкан. Чишмәләр белән дә дан тота бу яклар. Аларны төзекләндерү турында сөйли башлаган идегез... – Безнең тирәдә 40лап чишмә бар. Шуларны җайлап тәртипкә китерә, төзекләндерә башладык. Кыңгыр-Мәнәвездәге өч чишмәне төзекләндердек инде. Боҗралар урнаштырдык, баскыч куябыз, тирә-ягы да тулысынча тәртипкә китерелә — утыргычлар, беседка, мангал урнаштырыла. Салкын суын алып китү генә түгел, чишмә буенда матур итеп ял итү мөмкинлеге дә бар. Менә быел тагын икесен төзекләндерәчәкбез, барлык кирәкле материаллар кайтарылды. Әлегә 7 чишмәне төзекләндерү күз уңында тотыла. Шуларның икесе “Родники” республика программасы чикләрендә яңа сулыш алачак. Моның өчен Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан 100әр мең сум акча бүленде.– Юллар проблемасын ничек хәл итәсез? Авыл хакимиятенең бар нәрсәгә дә акчасы җитми бит инде. – Райондагы юллар республика дәрәҗәсендәге оешма карамагында: һәрвакыт карап, чистартып торалар, тәртиптә тоталар. Ә инде үзебезнең авыллар арасындагы юлларда, тендер игълан итеп, подрядчы оешманы билгелибез һәм эшләрне ул башкара.2020 елда республика бюджетыннан бүленгән акчага — 1 километр һәм Мәскәүдә яшәүче якташыбызның иганә ярдәме исәбенә 1 километр юл салдырдык. Бу уңайдан туган якларына ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт әйтеп китәсем килә. Авылларны төзекләндерүдә актив катнашучылар бик күп. Мәсәлән, Кыңгыр-Мәнәвездән Нәҗип Җәмилев, аның бертуганы Рамил Җәмилев, Илгиз Гатауллин, Кунаккул авылына ярдәм күрсәтүче Рәис Хәйретдиновны билгеләп үтәсем килә.Разаевка авылында мәчет төзибез. Авыл халкының башлангычын шушы авылда туып-үскән, бүген Санкт-Петербургта яшәүче Рәфис Фәйзуллин дәвам итеп, эшләрне тулысынча үз өстенә алды. Узган елда авыл биләмәсенең үз бюджеты 2 миллион сум тәшкил итсә, иганәчеләрдән 15 миллион сумлап акча керде. Аларның барысы да авылларны төзекләндерүгә тотынылды.– Кыңгыр-Мәнәвез урамнары кичен дә ялт итеп тора. Башка авылларда да шулай яктымы? – Акча санаганны ярата, диләр бит. Авыл хакимиятендә артык акча юк, һәр тиен исәпле. Шуңа җитештерү чыгымнарын, продукциянең үзкыйммәтен киметү юлларын эзлибез. Утка килгәндә, хәзер диодлы лампалар бар, алар электр энергиясен шактый экономияләргә мөмкинлек бирә. Шуңа ел саен диодлы лампалар алып, элеккеләрен алмаштыра барабыз. Чагыштыру өчен бер мисал китерәм: 2019 елда ут өчен 270 мең сум түләгән идек, былтыр 90 мең сум белән чикләндек, быел исә — 70 мең сум тирәсе. Мондый экономия утны киметүдән түгел, заманча диодлы лампочкалар кулланудан килә. Шул ук вакытта урамнарны яктырту елдан-ел киң колач ала.– Төзекләндерүне телгә алганда, теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүдә республикада гамәлгә ашырылучы программалар да ярдәмгә киләдер? – Әлбәттә, бер генә мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйбыз. Урындагы башлангычларга ярдәм программасында беренче тапкыр гына катнашмыйбыз, ләкин узган елларда җиңүгә ирешә алмадык. Быел исә Кунаккул авылы халкы “Ял паркы” проекты белән катнашырга теләк белдерде. Бик актив халык яши бу авылда, старостасы Рәзимә апа Хәкимова да ут кебек, шуңа җиңүгә өметләнәбез. Әйткәндәй, булачак парк урынында эшләр өч ел элек башланган иде. Тәү чиратта, җир рәсмиләштерелде, аннары берничә тапкыр өмә ясап, биләмәне тәртипкә китердек. Узган елда аның тирәли агачлар утыртылды. Коймалау эшләрендә иганәчеләр ярдәм күрсәтте, авыл биләмәсе дә акча бүлде. Авыл халкы бердәм биредә, шуңа бу эшне гомум көч белән башкарып чыгарбыз, дип ышанам.“Эшлекле гамәлләр” программасы буенча да байтак эшләр башкарыла. Касыйм авылында Җиңү паркы ачтык. Бу эшне тормышка ашыруда шулай ук авыл халкы һәм шундагы меценат Заһит Абзалов зур өлеш кертте. Разай авылында бер чишмә, мәчет төзекләндерелә, коймалар яңартыла. Кунаккулда клуб алдында мемориаль комплекс яңартылды. Барлык эшләрдә авыл халкы ярдәм күрсәтә, еш кына үзләренең идеяләре белән киләләр, аларны тормышка ашыру юлларын да билгелиләр. Үз авыллары өчен янып-көеп яшәгән һәм эшләгән кешеләр күп бездә.– Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Сез үзегез дә Украина территориясенә гуманитар йөк илтеп кайткансыз бит әле... – Әйе, бүген һәркем махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләргә ничек тә булса ярдәм итү теләге белән яши. Авыл халкына бик рәхмәтлемен: җыелышып ризыклар да әзерләделәр, җылы киемнәр дә бәйләделәр, махсус корылмалар өчен акча җыю эшендә дә актив катнаштылар. Бу юнәлештә эшнең тукталганы юк. Без дә Кыңгыр-Мәнәвез авылындагы фермерлар белән киңәшләшеп, алгы сызыкта көрәшкән яугирләргә гуманитар ярдәм илтеп кайтырга карар иттек. Авыл халкы солдатлар өчен гуманитар ярдәм һәм шәхси посылкалар җыйды. Эшкуар Ринат Ихсанов фронттагы егетләр өчен УАЗ автомобиле тапшырды. Биш көндә Украинаны урап кайттык. Якташларыбызның рәхмәтләрен сүзләр белән генә аңлатып та булмый, безнең ярдәм аларга рухи көч тә өсти. Шуңа тизрәк җиңү тантана итсен, илебездә тынычлык урнашсын өчен без үз өлешебезне кертергә тиеш.– Марат Ринатович, белүебезчә, Кыңгыр-Мәнәвез авыл биләмәсе хакимияте башлыгы булып 4 ел эшлисез һәм авыл халкы белән бердәм булып, зур эшләр башкаргансыз. Тагын нинди уй-ниятләр, планнар белән янасыз? Хәл итәсе проблемалар да җитәрлектер? – 100 процент аңлашуга ирешү өчен бик күп еллар эшләргә кирәктер, мөгаен. Күпчелек аңлый, ярдәм итә. Проблемалар бар, әлбәттә. Бюджет мәсьәләсендә дә, авылны төзекләндерү буенча да. Без болар өстендә эшлибез. Ә бүгенге тормыштан һич кенә дә зарланырлык түгел — һәр авылда газ, су, ут, юл, Интернет бар.Әлеге вакытта безнең җирлектә узачак зур фольклор чарасы – “Печән өсте” бәйрәменә әзерлек бара. 90нчы еллардан башлап сабантуйлар үткәрелми иде, 2019 елда аларга башлангыч бирдек, пандемия чорында гына үткәрми калдык. Бәйрәмнәр кирәк. Халыкны берләштерү көченә ия, шул ук вакытта тагын да дәртләнебрәк эшләргә канат куя алар. Шуңа яхшы итеп эшлибез дә, матур итеп ял да итәргә тырышабыз.– Марат Ринатович, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Сезгә бары тик уңышлар телибез.Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА әңгәмәләште.Бишбүләк районы. Автор фотолары.