Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Чишмәдә вертолетка һәйкәл ачылды

Мондый төр машиналарда Русия Герое, хәрби очучы, авиация генерал-майоры Риф Сәхабетдинов хезмәт иткән. 1960 елларда ул Чишмә районы Келәш авылының урта мәктәбендә укыган.2021 елда хәрби хәрәкәтләр ветераны башлангычы белән Чишмә районы хакимияте "Ростех" дәүләт корпорациясенә патриотик максатларда һәйкәл төзү өчен вертолет тапшыру мөмкинлеге турында хат белән мөрәҗәгать итә. Республика ярдәме белән хәрби машинаны 2022 елда Новосибирскидан Чишмәгә алып киләләр һәм аны реставрациялиләр.Башкортстан Башлыгы авыл халкын мөһим вакыйга белән котлады."Бүген без чишмәлеләр өчен күптән көтелгән хәрби вертолет һәйкәлен ачабыз. Бу безнең якташыбыз Риф Сәхабетдинов ярдәмендә мөмкин булды. Ул - чыннан да, чын сугышчы, Русия Герое, ас-вертолетчы. Бу - безнең өчен зур казаныш. Сезгә, Риф Рәисович, әлеге башлангыч өчен рәхмәт белдерәсем килә. Туган җирегезне онытмавыгыз өчен рәхмәт. 4 майда бездә зур чара - „Атайсал“ республика форумы булачак. Без анда кече Ватаныбызга ярдәм итүчеләрне хөрмәтләячәкбез.Русия Герое, сугыш хәрәкәтләре ветераны Риф Сәхабетдинов республика җитәкчелегенә башлангычын хуплаганнары өчен рәхмәт белдерде.Җиңү паркында төбәк җитәкчесе шулай ук бу иҗтимагый территориянең төзекләндерелүе белән танышты. Узган елның язында «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы кысаларында чишмәлеләр арасында тавыш бирү үткәрелде. Алар паркны яңарту проектын сайлады. Аны 2023-24 елларда модернизацияләячәкләр.фото: башинформ