Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Башкорт аты" үзәге төзелеп килә

Аның төзелеше берничә этапка бүленәчәк.- Быел булачак музей территориясендә 550 кв. м мәйданлы «Тура-хан» визит-үзәге төзелә башлаячак. Анда тарихи артефактларның мини-экспозициясе, 100 кешене урнаштыру мөмкинлеге булган лекция амфитеатры, кафе, балалар зонасы һәм манзара мәйданчыгы урнаштырылачак, - дип сөйләде «Архтамга» эксперт-проект бюросының генеральный директоры Рөстәм Әлибаев.Визит-үзәкнең биеклеге мавзолей биеклеген үтеп китмәс өчен 5 метрдан артмаячак дип планлаштырыла. Республика Башлыгы аны төзегәндә нинди материаллар кулланылачагы белән кызыксынды, алар бер үк вакытта ныклы һәм эстетик яктан матур булырга тиешлеген билгеләп үтте.Тура-хан төрбәсендә ял итү урыннары белән җәяүлеләр сукмаклары төзеләчәк, керү зоналарында монгол-төрки халыклар тарихына багышланган орнаментлар каршы алачак. Алар күчмә цивилизацияләргә багышланган экспозициянең бер өлеше булачак.Радий Хәбиров ат чабышлары өчен манежлар, глэмпинг, һөнәрчелек авылы һәм башка этно-тарихи мәйданчыклар белән булачак "Башкорт аты үзәге" мәйданчыгын карады."Без монда кымыз үзәген ачарга, чолык умартасын урнаштырырга планлаштырабыз. Һөнәрчелек авылы күргәзмә экспозициясе буларак кына эшләмәячәк, анда продукция җитештереләчәк һәм аны кунакларга сатачаклар. Башкортстанда үсеш алган һөнәрләргә аерым игътибар бирәчәкбез: киез итек, тукыма әйберләр, каен тузыннан эшләнмәләр, чаналар җитештерү», — дип билгеләп үтте республика Туризмны үстерү үзәге директоры урынбасары Артур Иделбаев.Аның сүзләренчә, быел ат фермасы һәм чолык умартасы төзү планлаштырыла.Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, "Башкорт аты үзәге"н проектлауда халыкара стандартларны исәпкә алырга кирәк, киләчәктә монда, мәсәлән, Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарын үткәрергә мөмкин булыр иде.Шушы көннәрдә Башкортстан археологлары Тура-хан төрбәсен фотограмметрик төшереп бетерде һәм материалларны компьютерда эшкәрткәннән соң аның 3Д-моделен эшләде. Тура-хан кәшәнәсенең төгәл санлы күчермәсен республика Башлыгы да бәяләде.Республика Башлыгы шулай ук «Кочевник» СПА-отель төзелеше проекты белән танышты. «Красноусол» шифаханәсе директоры Рамил Бәдретдинов су, кымыз белән дәвалау, иппотерапия, спа-процедуралар, спорт мәйданчыкларын үз эченә алган шифаханә комплексы, һичшиксез, туристларның һәм сәламәтләндерү процедураларын үткәрергә теләүчеләрнең зур игътибарын җәлеп итәчәк, диде.Радий Хәбиров быел шифаханәне проектлауны башларга һәм моның өчен кирәкле акча бүләргә кушты. Фото: башинформ