Анда 500дән артык кеше катнаша. Уздыру урыны - "Чайка" Мәдәният сарае.Фестиваль түбәндәге номинацияләрне күздә тота: Вокал, Нәфис сүз, Хореография, Инструменталь башкару, Декоратив-кулланма иҗат.Әлеге фестиваль Самарада 2017 елдан бирле үткәрелә һәм 20 ел дәвамында уздырылган «Татар балалары җырлый» фестивален алмаштыра.Быел Башкортстаннан Уфа районы Нижегородка бистәсенең «Чулпан» балалар вокаль-хореография ансамбле һәм шагыйрь Мидхәт Әбделманов җитәкчелегендәге «Милли аваз» халык вокаль ансамбле чыгыш ясый.Мондый бәйрәмнәрне үткәрү балаларда, яшьләрдә һәм өлкәннәрдә милли уен коралларына һәм татар халык иҗаты традицияләренә кызыксыну формалаштыруга, мөмкин кадәр күбрәк балаларны, үсмерләрне һәм яшьләрне иң яхшы мәдәни традицияләргә җәлеп итүгә ярдәм итә.Автор һәм фото: Рузил Имамов.