Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Якташыбыз бассейнда батучы баланы коткарган

Ялда булган «Башнефть» хезмәткәре («Роснефть»кә керә) Вил Латыйпов Мисырдагы кунакханә бассейнында батып баручы 6 яшьлек малайның гомерен коткарган. Тирә-юньдә кешеләр күп булуга карамастан, бассейн төбендә малайны Вилнең хатыны гына күрә. Аннары ир тиз генә баланы судан чыгара һәм реанимация чаралары: ясалма сулыш алдыру һәм йөрәккә туры массаж үткәрә башлый."Мин аның кабыргаларын сындырудан бик курыктым, ул бит бәләкәй. Ләкин йөрәген эшләтеп җибәрергә кирәк иде, һәм мин малайның пульсы сизелгәнче йөрәгенә туры массаж ясадым. Хәзер аның белән барысы да яхшы. Мин үземне "герой" дип санамыйм. Һәр ата кеше һәм безнең компаниянең һәр хезмәткәре минем урынымда шулай ук эшләр иде."Уфаоргсинтез"да аппаратчы булып эшлим, мин табиб түгел, әмма безне беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәләр, белемнәребезне даими тикшерәләр һәм яңарталар. Кешеләрне мондый хәлдә калдырырга хакыбыз юк, - ди Вил Латыйпов.Хәзер малайның гомеренә һәм сәламәтлегенә бернинди дә куркыныч янамый. Отель хезмәткәрләре Вилдән үз хезмәткәрләре өчен беренче ярдәм күрсәтү буенча осталык дәресе үткәрүен сораганнар. Вил сүзләренчә, кунакханәдәге Башкортстан нефтьчеләренең белеменә гаҗәпләнгәннәр, чөнки үзләре мондый ситуацияләрдә кешене ничек коткарырга белмәгәннәр.- Малайның әти-әнисе хәзер мине һәм гаиләмне туганнарыдай күрә, ә кунакханә киләсе килүебездә ял итү өчен бушлай номер вәгъдә итте, - ди Вил Латыйпов.фото: башинформ