Бу хәл Иглин районының Чуваш-Кубово авылында булган. Хаски токымлы эт вольерда яшәгән, ләкин бервакыт участок территориясеннән чыгып, күршеләре ишегалдына кергән.Бер версия буенча, эт күрше тавыкларын кыйраткан. Моның өчен тавык хуҗасы этне көрәк белән тукмап үтергән. Экспертлар этнең каты яралардан үлгәнен ачыклаган. Ир-ат үзен гаепле дип санамый һәм хәтта гафу да үтенмәгән. Аның улы сүзләренчә, эт аларның 8 тавыгын буган. Элек тә шундый хәлләр күзәтелгән.Эт хуҗабикәсе - миллион язылучысы булган блогер Валерия - йорт хайванын үтерүче өчен максималь җәзага ирешергә теләвен белдерде. Бу этне кызга биш ел элек әтисе бүләк иткән булган. Фото: кутята.рф