Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәхабәләренә: “Кадер кичәсен рамазан шәриф аеның ахыргы ун көненең бер так кичәсендә эзләгез”, – диде. Ягъни 21, 23, 25, 27 һәм 29нчы кичәдә булуы ихтимал. Шушы кичәләрдә аеруча күбрәк дога, истигъфар, гамәл вә гыйбадәт белән шөгыльләнү мотлак. Әлеге һәм рамазан ае тәмамланыр алдыннан булучы башка төннәрдә, йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән ярлыкауны теләп-ялварып, намаз укып чыгалар.Кадер дигән сүз – ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе – тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр.“Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк”, - диелә Коръән Кәримнең 97нче “әл-Кадер” сүрәсенең 3нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәвамында Җир йөзенә өлеш-өлеш итеп иңдерелде.Кадер төнен догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә с