Быелгы конкурсның сайлап алу турын узып, финалга Авыргазы районыннан Неля Ягафәрова, Аскын районыннан Илнара Шәймәрданова, Бакалыдан Галия Басыйрова, Бүздәк районыннан Алия Гайнанова, Борай районыннан Юлия Гыйлемшина, Межгорье шәһәреннән Динара Кучукбаева, Нуриман районыннан Азалия Котдусова, Нефтекамадан Элиза Рамгулова, Стәрлетамак шәһәреннән Миләүшә Әбдрәшитова, Туймазы районыннан Диана Йосыпова, Уфа шәһәреннән Кадрия Исламова һәм Алина Рыгалова чыктылар.Әлеге чарага махсус кунак – Татарстанның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинованың килүе дә көтелә, шулай ук танылган җырчылар - Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков, Илшат Яппаров, Фәрзәлия һәм Денис Ибраһимовлар, Айдар һәм Рөстәм Гобәйдуллиннар катнашачак.Һәр катнашучы кызның фольклор төркемнәре белән чыгыш ясавы, кул эшләре, пешергән ризыклары күргәзмәсе оештырылуы быелгы конкурсның үзенчәлеге булып тора. Конкурсны ил Президенты гамәлгә куйган “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан татарлары конгрессы, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Уфа «Нур» татар дәүләт театры, Бөтендөнья татар конгрессы оештыра.Фото: Башкортстан татарлары конгрессы