Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күмәк көч яу кайтара

Авыл биләмәсендәге бихисап изге эшләрнең башлангычында Прибельский модельле мәдәният йорты җитәкчесе Фәнзия Өмәтколова тора. Авыл халкының тирән хөрмәтен яулаган кеше ул, шуңа сүзе дә үтемле. Ә оештыру эшендә аннан башка мөмкин түгел.Мобилизация игълан ителү белән гуманитар ярдәм җыю эшен прибельскийлылар беренчеләрдән булып башлап җибәрде. Фәнзия Фәнүз кызы әйтүенчә, эш кабинеты штабка әверелгән, ихлас күңелдән ярдәм итүчеләр бик күп булган. Хәтта өлкән яшьтәге әбиләр дә бавырсаклар пешереп, токмач кисеп, оекбаш-бияләйләр бәйләп китергән. Шул ук вакытта мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчәннәр авылның берничә бистәсендә хәйрия концертлары оештырып, һәрберсеннән 40ар мең сум акча җыйганнар. Моны алар район үзәгендәге Волонтерлар штабына хәрбиләр өчен махсус корылмалар алуга тапшырганнар. Ә соңгы концертның акчасын авылның активисты – үзенең машинасында берничә тапкыр гуманитар ярдәм илткән Линар Әбдрафыйковка тапшырып, ул хәрбиләргә квадрокоптер алган.Үзенең авылдашларына – сарт-чишмәлеләргә дә бик рәхмәтле ул.Авыл хлкыннан җыелган 70 мең сумны квадрокоптер алу өчен тапшырганнар.Кышын биредә блиндаж шәмнәр ясау эше аеруча актив барды. Авыл мәдәният йортына җыелышып, 450дән артык шәм ясап озаттылар. Моның өчен балавызны, башлыча, урындагы чиркәү һәм умартачылар биргән. Ә консерва банкаларын авыл халкыннан да җыйганнар, мәктәп укуычылары да китергән.Әле биредә маскировака челтәрләрен бәйләү тулы куәткә бара.- Нәрсә эшлик, дип сорагач. Әлеге вакытта окопларны һәм хәрби техниканы каплау өчен маскировка челтәрләре бик мөһим, диделәр. Олыкүл авылындагы “Безнең патриот” волонтерлар штабының игъланын күргәч, шунда барып, Галия Бикбаевадан барлык нечкәлекләрен өйрәндем. Ул миңа барлык схемаларын да җибәрде. Динар Сабитов станок өчен материал бирсә, Константин Кадынцев `һәм Юрий Буднов аны ясап куйдылар. Екатерина Кадынцева һәм Александр Лысенков сүтелмәсен өчен җәтмәнең кырларын тегеп чыктылар. Шуннан соң өч авыл чатына чакыру салдык. Чарага бераз вакыты булган һәркем кушыла: өлкәннәр дә бар, яшьләр дә, махсус хәрби операциядәге егетләребезнең әниләре, туганнары да йөри. Күмәк булгач, эшне ике сменада оештырдык. Өйрәнә баралар, аннары инде яңа килүчеләрне дә эшнең асылына төшендерәләр. Көненә бер зур маскировка челтәре әзерләп куябыз, - ди Фәнзия Фәнүз кызы, төргәкләп куелган челтәрләрне күрсәтеп.Баштарак ятьмәләр һәм тукымалар белән “Безнең Патриот” оешмасы тәэмин итсә, хәзер инде моны үз көчләре белән – хәйрия концертларыннан кергән акчага сатып алалар, шулай ук Прибельский авыл биләмәсе хакимияте дә акча бүлгән. Бүгенге көндә 20дән артык маскировка челтәре әзер.Әйе, мәдәният хезмәткәрләренең эше җиңелдән түге. Менә Прибельский мәдәният йортында бик күп түгәрәкләр уңышлы эшләп килә, чаралар берсен-берсен алыштырып тора, шул ук вакытта күчмә концертлар белән башка авылларга да йөриләр. Ә Фәнзия Өмәтколова баш мәдәни чаралар оештыручы вазыйфасын башкарудан тыш, “Ак тирмә” башкорт халык театры режиссеры һәм “Юача” фольклор коллективы җитәкчесе дә. Оештыру сәләте, тынгысыз холкы, авыл халкы арасында ихтирам казануы аңа махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм күрсәтү эшен дә югары дәрәҗәдә оештырырга, үзе артыннан башкаларны ияртергә булышлык итә.- Бу ирекле, иластан, күңел кушканча эшли торган эш. Авыл халкына бик зур рәхмәт, бер генә чарадан да читтән калмыйлар, һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Бу аңлашыла да, бүген барыбызны да бер теләк, бер максат берләштерә - махсус хәрби операциядәге ир-егетләребез җиңү белән тизрәк туган якларына әйләнеп кайтсын. Ә без аларга ничек ярдәм итә алабыз, шулай эшлибез, шул рәвешле үз өлешебезне кертәбез. Күмәк көч яу кайтара, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит, - ди Фәнзия Фәнүз кызы.Автор фотолары.