Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Әфсен-төфсен” һәм сәер бәндәләр

Әфсен-төфсен“Мин төзүче һөнәре иясенә, дөресрәге – фатирларга ремонт ясаучы кешегә кияүгә чыккан идем, – дип яза Интернетта Зәмбилә исемле ханым. – Ул тумышы белән шушы яклардан, ә халык биредә күпмилләтле, каннары, нәселләре, милләтләре кушылып беткән диярлек. Бу якларда чегәннәр дә күп яши, өстәвенә, мондагы төп халыклар да кыяфәтләре белән чегән­нәргә охшаш, читтән килүчеләр аларны аера да алмый. Минем фи­керемчә, күпләренең нәсел-ыруларында бу милләттән булган кешеләр бар, моны кычкырып кына бармыйлар. Минем ирнең шәҗәрәсендә дә алар булгандыр дип уйлыйм һәм менә ни өчен.Аның үзенә генә хас үзенчә­лек­ләрен инде ничәмә еллар күзәтәм. Мәсәлән, эштән кайтып керә дә без ул өйдә булмаганда сөйләгән нәрсәләр хакында әйтеп куя. Әйтерсең лә ишек артында тыңлап торган! Яисә аның белән сөйләшкәндә мин нәрсәдер турында уйлап куям, ләкин моны әйтергә өлгергәнче, ул шушы темага җавабын биреп тә куя, минем уйларымны укып торган кебек! Шулай да булганы бар: мин үз эшемдәге берәр хезмәттәшем турында сөйли башласам, аны үз гомерендә бер тапкыр күргәне булмаса да, ирем ул коллегамның тормышында ниндидер проблемалары булуы турында әйтеп куя, ә соңыннан бу чыннан да шулай булып чыга.Әгәр мин иремнең бу сәләт­ләре, уйларымны укуы турында әйтсәм, ул елмаеп кына куя яисә, матчаң киттеме әллә, дигән кебек, сәерсенеп карап тора. Аңла­массың, әллә юри белмәмешкә салыша, әллә үзенең сәерлекләре турында чыннан да белми. Мин аңа әүлиялеге, гадәттән тыш сәләткә ия булуы, нәселендә чыннан да чегәннәр булу ихтималлыгы турында әйтсәм, кайчак ачуланып та куя...Үзебезнең өйдә ремонт ясаганда мин аның идән плиткалары астына канцелярия пычагының сынган лезвиеләрен салып баруына, ә стеналарны штукатуркалаганда анда параллель ике сызык сызуына игътибар иттем. Бу кылыгын ошатмагач, нигә болай эшләвен сорадым. “Идәнне шулай ныгытам”, – ди. Мин ул пычак сыныкларын алып ташлауны таләп итсәм дә тыңламады, ә стеналардагы сызыкларны очраклы рәвештә генә шулай килеп чыккандыр, искә дә алмадым, ди...Хәзер инде нәрсә уйларга да белмим: әллә үзенең матчасы киткән, әллә әфсен-төфсенләп, ниндидер сихер ритуалы башкара, ләкин боларның берсе дә очраклы рәвештә генә түгеллегенә шигем юк. Берәрегез җавап бирә алмасмы: ирем бу кылыклары белән өебездә яшәүчеләргә изгелек телиме, әллә киресеме? Ишетеп белүемчә, элек өй төзи башлаганда йортны бәла-казалардан саклаучы фәрештәгә багышлап, корбан да чалганнар. Әллә бу төзүчеләрнең үзләре генә белә торган берәр ритуалы микән?”Сәер бәндәләр“Бу вакыйга 2006 елның авгус­тында булды, – дип язган Шәм­шәриф исемле ир-егет. – Ул җәйдә мин машина йөртүгә правага имтиханны бирә алмадым, вуздагы сессияне дә “өчле”ләр белән яптым, шуңа “холык төзәтү” урынына – картәти янына авылга сөргенгә озатылдым. Әнием уйлавынча, мине, әтисез үскән малайны, кырыс картәти бик тиз дөрес юлга бастырыр. Ә карт, чыннан да, тоткан җиреннән сындыра торган кеше иде.Җәйнең күп өлешен мин картәтигә хуҗалык эшләрендә ярдәмләшеп үткәрдем, андагы дусларымны койма башыннан гына күрдем, дисәм дә була.Шулай көннәр үтте, күрше авылда “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме дә якынлаша. Аны анда ел саен үткәрәләр, үзебездә хәтта клуб та булмагач, җәй саен иптәшләрем белән шунда йөри идек. Мин бу уңайдан бик моң­суланып кына йөрим, ләкин картка дәшмим.Шул көнне картәти мине иртән- иртүк эш белән күмде. Төшке аш­ны ашарга утыргач, бераз сөзеп карап торды да (карамасам да сизеп торам!), кашларын җыерып кына: “Бүген бәйрәмгә бара­сыңмы?” – дип сорады. Минем авыз ерылып китте һәм аның төнге уникегә кайтып җитү шарты белән шундук ризалаштым.Күрше авылга без иптәш малайның “Нива” машинасында киттек. Күңел ачып, кайтыр вакыт та җитте. Гадәти авыл юлы, бер якта – басу, икенче якта сирәк-мирәк каеннар үсеп утыра. Айлы төн, күк йөзенә йолдызлар сибелгән, матурлык! Тирә-як бик яхшы күренә. Акрынлап кайтып барабыз, машинада музыка акыра. Әллә иркенлектән, рәхәтлектән исереп киттем, әллә музыка тәэсирендә, түзмәдем, машинаны туктатмыйча капотына үрмәләп чыгып, нәкъ клипта төшкән кебек, шунда эчкә ятып, маймылланып бара башладым. Ныграк тотынырга теләп үрелгәндә башымны урман ягына борсам, анда, каеннар арасында, башларына капюшон бөркәнгән бик сәер кешеләр бер рәткә тезелешеп басып тора! Көтелмәгән хәлдән кычкырып, учым белән капотка суктым да егетләргә каеннарга төртеп күрсәттем. Анда караган шофер дусның йөзенә коточкыч курку чыкты, машинасын туктатты да: “Утыр тизрәк!” – дип кычкырды. Ашыгудан минем аяктан бер сланцы төшеп калды...Арытаба үле тынлыкта кайттык, дустым безгә сөйләшмәскә боерды, үзе машинасын ак-караны күрми куа. Авылга җиткәч, артта утырып кайтканнар аптырашта: “Нәрсә булды? Нигә бу паника?” – ди. “Агачлар арасында бер сафка тезелеп, капюшонлы кешеләр басып тора иде. Йөзләре күренми. Син капоттан сикереп төшкәч, алар бөтенесе берьюлы бер адым атлады да юкка чыкты!” – дип аңлатты аларга дустым.Картәти, куркытып куйса да, ишекне бикләмәгән иде, аягың­дагы чәптиең кайда, дип кенә сорап куйды. Иртән аннан берәр тарихи риваять-мазар ишетмәм­ме, дип, төнге вакыйганы сөйләп бирдем. “Төн уртасында теләсә кайда йөрмиләр аны”, дип мыгырданып кына куйды...Данис ДӘҮЛӘТХАНОВ әзерләде.(Интернеттан алынды).