Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Изге бәйрәм өйләргә тынычлык, мәхәббәт, өмет китерсен!

“Хөрмәтле православие христианнары! Сезне Изге Пасха бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!«Светлое Христово Воскресение» православие христианнары өчен елның төп вакыйгасы, ул дөньяны шатлык, өмет һәм якыннарга мәхәббәт белән яктырта.Пасха бәйрәмнәре елдан-ел безнең җәмгыять тормышына керә бара, дин тотучыларның йөрәкләрен мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек, яктылык һәм яхшылык ягында торучыларга ярдәм итү омтылышы белән тутыра. Бүген Башкортстан көрәшчеләре янә Ватаныбызны яклый, батырлык күрсәтә, миллионлаган кешеләргә тыныч тормыш кайтаралар. Без аларның исән-сау өйләренә кайтуларын теләп дога кылабыз. Без барыбыз да бер сафта. Республика халкы безнең геройларга посылкалар җибәрә, табиблар һәм шәфкать туташлары яраланганнарның гомерләрен коткара, төзүчеләр җимерелгән шәһәрләрне тергезә. Республикабызның дин тотучылары һәрвакыт традицион кыйммәтләргә тугрылык, тынычлык һәм хезмәт сөючәнлек белән аерылып торалар. Дәүләт һәм дини оешмалар арасындагы ачык диалог киләчәктә дә гражданлык тынычлыгын ныгытуга, җәмгыятебезнең бердәмлегенә ярдәм итәр дип ышанам. Язгы Пасха бәйрәме безнең өйләргә тынычлык, мәхәббәт, өмет һәм яхшылык белән керсен. Барыгызга да чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров”.