Ике республикада да блогерлар шаккатыруда ярыша. Кемдер моны шунда ук "юләрлектә", дип төзәтер, әмма монысы безнең эш түгел.«Башкирская домохозяйка» белән Казан блогеры, берничә бизнес иясе Миләүшә Зарипова арасында ярыштан, ягъни "баттл"дан фотоларны сез югарыда күрәсез. Ә шагыйрә, алып баручы Ләйлә Дәүләтова аларга һәм башкаларга яңаларын тәкъдим итә.«Әллә нинди юләрлекләр эшләү – популяр булуның иң шәп ысулы. Үземнән беләм.Хәзер ниләр генә юк. Халык алдында башка чиләк киеп җырлап йөрү, кабер эченә кереп яту, шәрә фотосессия, әллә нинди ахмак биремнәр эшләү һ.б. Берәр акыллы әйбер эшләсәң, эт тә карамас иде. Әнкәй әйтмешли, юләрлекнең чиге юк аның, рәхәтләнсенннәр, анысы минем эш түгел», – дип язган ул.Шагыйрәдән шәп идеяләре:- Урамда хәерче кешене табып, кибеткә алып кереп, ул теләгән ризыкларны сатып алып бирергә;- Бауманда иң бәхетсез кешене табып, аны елмайта алу;- Берәр ялгыз әбинең өен җыештырып сөендерү;- Колхоз базарында иң хәерче кешеләргә тәмле ризык өләшү;- Парковкада иң