Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Бөре мәктәбе укучысы — абсолют җиңүче!

Бүген Уфада хокук буенча Бөтенрусия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары һәм җиңүчеләре билгеле булды. Олимпиада биремнәрен үтәү нәтиҗәләре буенча Бөре 1нче мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Ангелина Яндыганова интеллектуаль ярышның абсолют җиңүчесе дип танылды.Уфаның 39нчы гимназиясе укучысы Камилла Нурисламова 9нчы сыйныфлар арасында олимпиада призеры дип танылды. Туймазы 7нче мәктәбеннән Аделия Хәйруллина 10нчы сыйныфлар арасында олимпиада призеры булды. 11нче сыйныфлар арасында хокук буенча йомгаклау этабы призеры 39нчы Уфа гимназиясе укучысы Ильяс Галимханов булды."Бөтенрусия укучылар олимпиадасы Русиядә иң киңкүләм интеллектуаль ярыш булып тора һәм укучыларның иҗади сәләтләрен һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксынуын ачыклау һәм үстерү өчен үткәрелә. Ләкин иң мөһиме — яхшы кеше булып калу. Игелек, ярдәмчеллек, аңлау, иҗат кебек әхлакый сыйфатлар бик мөһим. Кадерле укучылар, без сезнең белән горурланабыз һәм сезгә яңа җиңүләр телибез”, — диде мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, призерларны һәм җиңүчеләрне сәламләп.Олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары илнең теләсә кайсы уку йортына олимпиада профиленә туры килгән белгечлекләргә укырга керергә хокуклы, шулай ук аларга Башкортстан Башлыгы премиясе бирелә. Фото:минобразования РБ