Башкортстанның көньягында ял көннәрендә кабат кар явачак. "Башгидрометүзәк" синоптиклары хәбәр иткәнчә, кайбер районнарда юлларда кар катламы булачак.Бүген, 15 апрельдә, кар-яңгырлар көтелми. Республиканың көньягында бераз кар явачак. Шулай ук, юлларда вакытлыча кар катламы урнашачак, кар бураны, бозлавык фаразлана. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк, урыны белән көчле җил көтелә. Һава температурасы көндез +1,+6° градус тәшкил итәчәк.Иртәгә, 16 апрельдә, көчле җил көтелә. Шулай ук, бераз кар явачак. Һава температурасы төнлә -3,-8, төньяк һәм таулы районнарда -13, көндез +5,+10 градус тәшкил итәчәк.Фото: gorobzor.ru сайтыннан.