Агымдагы елда Башкортстанда җиденче чакырылыш республика Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларын сайлаулар узачак. 10 сентябрьгә туры килгән Бердәм тавыш бирү көненә Башкортстан Иҗтимагый палатасы җәмәгать күзәтүчеләре корпусын әзерләячәк. Бу процесска төбәкнең коммерциягә карамаган оешмалары-секторы вәкилләре дә кушылачак. Бүген Башкортстанның Иҗтимагый палатасы һәм республикада теркәлгән коммерциягә карамаган 15 оешма арасында тиешле күпьяклы килешү имзаланды. Аның төп максаты — сайлауларны үткәрүне җәмәгатьчелек күзәтүендә гражданлык җәмгыятенең барлык кызыксынган вәкилләренең катнашуы өчен шартлар тудыру.Аерым алганда, документка түбәндәге коммерциягә карамаган оешмалар җитәкчеләре үз имзаларын куйды: Гражданлык һәм сайлау хокукларын яклау буенча «Гражданлык контроле» ассоциациясе, Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы, Башкортстан халыклары ассамблеясе, « Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясе, мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын тәэмин итүгә җәмәгать
