Укытучы һөнәренә игътибарны арттыру, педагогия хезмәткәрләренең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген алып баручыларның фидакарь хезмәтен дәртләндерү максатында, Русия Президенты агымдагы елны “Педагог һәм остаз елы” дип игълан итте. Бу үзе генә дә җәмгыятьтә укытучы хезмәтенең социаль яктан мөһимлеге, аның югары дәрәҗәсе һәм педагогларның югары билгеләнеше турында сөйли. Г. Идрисов исемендәге Күчәрбай мәктәбендә үткән зур киңәшмәдә Благовар районында Педагог һәм остаз елы тантаналы шартларда ачылды. Абруйлы чараны үткәрү урыны итеп әлеге мәгариф учреждениесенең сайлануы очраклы түгел, әлбәттә. Рена Рәфкать кызы Сакаева җитәкчелек иткән Күчәрбай мәктәбенең педагоглар коллективы һөнәри эшчәнлектә ирешкән казанышлары белән яхшы билгеле. Әмма иң мөһиме: мәктәп коллективы, район күләмендәге чараны югары дәрәҗәдә һәм оешкан төстә оештыруга зур көч салып, максатына иреште. Төбәк педагоглары җыелышында мәгариф ветераннарының катнашуы, аларга карата ихлас ихтирамлы мөнәсәбәт чараны, чын мәгънәсендә, олы якты бәйрәм дәрәҗәсенә күтәрде. Җыелышның рәсми өлешендә мәгариф өлкәсендә эшчәнлек турында зур доклад белән Благовар районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Вахит Кадыйров чыгыш ясады. Ул мәгариф өлкәсендә ирешелгән уңышларны барлап, алдагы эшчәнлектәге төп юнәлешләрне билгеләде, Педагог һәм остаз елы уңаеннан яңа бурычлар куйды. Тәбрикләүнең ахырында Вахит Кадыйров озайлы фидакарь хезмәтләре, районның мәгариф өлкәсенә тоемлы өлеш керткән өчен элекке мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләренең зур төркеменә Благовар районы хакимияте башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасыннан Иске Абзан авылы мәктәбе директоры Розалия Хашим кызы Вилданованы беренче итеп күрсәтәсе килә. Гомерен мәгарифкә багышлаган ветеран җитәкче вазыйфасында 22 ел хезмәт салды, намуслы эшчәнлеге моңарчы да байтак Мактау кәгазьләре белән билгеләнде. Әнис Шәмсетдин улы Габдрахманов исә Техник иҗат йорты директоры булып 26 ел эшләп, районда зур абруй яулады. Ә Ирина Зиннәтуллинаның Языково авылының 1нче “Кояшкай” балалар бакчасы мөдире вазыйфасындагы хезмәт стажы 20 елдан артык тәшкил итә. Тоташ алганда, районның абруйлы бүләгенә 9 педагогия ветераны лаек булды. Район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Зәбит Ишмәтов чыгышында Педагог һәм остаз елының киң педагогия җәмәгатьчелегенә дә зур йогынтысын билгеләде, аның киләчәк буыннарга белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә зур әһәмиятен ассызыклады. Хәзерге чорда исә, төбәк мәгариф өлкәсенең инфраструктурасын үстерү буенча күләмле эш алып барыла. Ул өстенлекле гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Ә бу исә һәр балага, кайсы төбәктә – шәһәрдәме яисә авылдамы – яшәвенә карамастан, сыйфатлы белем алуны тәэмин итә. Үткән елда бу юнәлештә матур гына нәтиҗәләр төсмерләнде. Кашкалаша һәм Таң авыллары мәктәпләре “Мәгариф” гомумдәүләт проектының “Белем бирүнең мәктәпләр челтәрен яңарту” программасында катнашты, ремонт эшләре федераль, республика һәм урындагы бюджетлардан финансланды, бу максатта барлыгы 52 миллион сум тотынылды. Бу юнәлештә эш район үзәгенең Языково мәктәбендә быел да дәвам итә. Шулай ук гомумдәүләт проектлары буенча “Үсеш ноктасы” үзәкләре челтәре киңәя, алар районда сигезгә җитте. Укучыларда физика, химия, биология кебек предметларны заманча лабораторияләрдә өйрәнү белән бергә робот-техника, механика һәм программалаштыру нигезләре белән танышу мөмкинлекләре тудырылды. “Һәр баланың уңышы” федераль проекты ярдәме белән Техник иҗат йортында һәм Туризм үзәгендә техник һәм туристик юнәлештә 165 яңа урын ачылды. Шушы проект кысаларында физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен авыл мәктәпләренең матди — техник базасын яңарту максатында 9 спорт залы ремонтланды. — Без үзебезнең иҗади эшләүче педагогларыбыз, шулай ук олимпиадалар, конкурсларда җиңгән укучыларыбыз белән дә горурланабыз, — диде Зәбит Рәис улы. — Һөнәри үсешкә омтылган педагог осталыгын арттыру белән бергә туплаган тәҗрибәсе белән бүлешергә дә әзер. Хәзерге чорда барлык гомуми белем бирү оешмаларында остазлыкның максатлы моделен кертүне “Мәгариф” проекты гына түгел, тормыш үзе таләп итә. Бу юнәлештә эш башланды, дип раслый алабыз. Зәбит Ишмәтов район мәктәпләрендә остазлык хәрәкәтенең тагын да көчәячәгенә ныклы ышаныч белдерде. Шушы уңайдан ул фидакарь хезмәт үрнәге, һөнәри осталыклары өчен мәктәп директорларының уку-укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасарлары булып эшләгән 6 ветеран педагогка мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Моңа өстәп, хәзерге буын педагоглардан агымдагы елдагы һөнәри конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешүчеләр дә мәгариф бүлеге бүләкләрен алды. Гомумән, укытучылар бәйрәменә әверелгән җыелышта бүләкләүләр һәм рәхмәт сүзләре бихисап булды. Атап әйткәндә, чыгыш ясаучылардан танылган якташ-галимнәр: Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре Михаил Бикмәев, шундый ук мактаулы исемгә ия Мәхмүт Биглов, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты доценты, Башкортстан татарлары милли автономиясенең башкаручы директоры Альбина Хәлиуллина котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итеп, бүләкләрен дә тапшырды. Районның күренекле җитәкче педагогы Бори Лынник, чарада катнаша алмау сәбәпле, коллегаларга хат белән мөрәҗәгать итте. Җылы ихлас шартларда үткән чараның Благовар районы мәдәният бүлегенең үзешчән сәнгать осталары концерты белән бик килешле үрелеп баруын да билгеләп үтү урынлы булыр. Тамашачылар күңеленә яткан чыгышлар байтак булды, әмма алар арасында республика Мәгариф министрлыгының үзешчән сәнгать конкурсында мактаулы урын яулаган Языково мәктәбе музыка укытучысы Рөстәм Хатыйпов һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зәбит Ишмәтов катнашлыгында гармунчылар дуэты аеруча зур уңыш казанды. Фәнүр Гамбәров.