Саллы фәнни хезмәтнең авторлары булып Башкортстан авыллары тарихын, тел үзенчәлекләрен тикшерүче абруйлы галимнәр чыгыш ясый. Алардан тарих фәннәре кандидаты, билгеле журналист Салават Хәмидуллин һәм шәҗәрә буенча белгеч Альберт Исмаил басманың исем туе чарасында катнашты. Салават Ишмөхәммәт улы үзенең чыгышында соңгы ике дистә елдан артык дәвердә кече Ватан тарихы темасына игътибарның кискен артып, моның нәтиҗәсе буларак, туган якны өйрәнүчеләр, журналистлар һәм урындагы активистлар тарафыннан авыллар тарихына багышлап чыгарылган хезмәтләрнең күбәюен билгеләде. Әлеге күренеш, нигездә, уңай яктан бәһаләнсә дә, тарихи язмаларда һәм китапларда тарихи чынбарлык фәнни яссылыкта чагылдырылмый, архив материалларында терминнар үз асылыннан чыгып кулланылмый. Тәкъдим ителгән тарихи белешмә бу юнәлештә бәхәсле чыганакларга ачыклык кертеп, теманы да тирәнрәк ачуга юнәлеш бирә, чөнки китапта Башкортстан тарихындагы этник процесслар барлык тулылыгы белән яктыртылган. Гади генә итеп әйткәндә, Салав