Әлеге бәйгенең беренче этабы мәктәпләрдә үтеп, Авдон мәдәният йортына финалга чыгучылар җыелды. Бәйрәм узасы мәдәният йорты фойесында татар халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күргәзмә оештырылып, шунда ук татар милли күлмәкләре, күбәләк, Шүрәле, Су анасы образындагы балалар чыгышларга әзерләнеп, фотога төшеп, бер-берсе белән танышып, аралашалар иде. Килгән кунакларны "Дуслык" татар фольклор төркеме дәртле җырлары, моңлы гармун тавышы белән каршы алды.Әлеге бәйге Тукай иҗатына багышланган театраль тамаша белән башланып китте. Монда укучылар бөек шагыйребезнең иң танылган "Туган авыл", "Су анасы", "Күбәләк", "Кәҗә белән сарык" һәм башка шигырьләрен татар, башкорт, урыс, инглиз телләрендә укып ишеттерде. Ә инде "Кәҗә белән сарык"ны укыганда сәхнәгә хәтта ки тере кәҗә үзе дә чыгып, сакалын селкетеп торды. Татар халкының гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын бар да торып басып, күмәкләп башкарды.Аннан соң инде сүз бәйгедә катнашучыларга бирелде. Быелгы конкурска Уфа районының Алексеевка, Булгаково, Дмитриевка, Дорогино, Жуково, Кызыл Яр, Миловка, Михайловка, Николаевка, Нурлино, Чесноковка авылларыннан 45 укучы катнашты. Бәйгенең җиңүчесе дип Дорогино авылы мәктәбенең 3че сыйныф укучысы Айсылу Янгирова (укытучысы Рида Кашапова) табылды.Чын-чынлап туган тел бәйрәменә әверелгән әлеге бәйге укучыларның күңелләрендә туган телгә сөю, мәхәббәт хисләре уятты.Фото: Динар Кәлимуллин.