Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Хәрби комиссариатка исәпкә басуның тәртибен үзгәртмәкчеләр

Русия Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министрлыгында хәрби исәпкә куелу турында сөйләделәр. Дәүләт думасы депутатлары 2023 елның 12 апрелендә кабул иткән бердәм хәрби һәм электрон тәртип реестры турындагы закон хәрби исәпкә куелуны күздә тота. Бу хакта Максим Шадаев, министр сөйләде. Русия Оборона министрлыгы йөкләмәсе буенча нәкъ менә шушы федераль ведомство реестр эшләү белән шөгыльләнә. Яңа закон хәрби комиссариатка - хәрби хезмәткә алыну яшенә җиткәч, күптән түгел гражданлык яки яшәү урыны алмаштырылган очракта, исәпкә басарга мөмкин дип күздә тотыла. Бу автомат рәвештә барачак. - Кабул ителгән карарны реестрда теркәгәннән соң, кешенең кайчан һәм кайда исәпкә куелуы турындагы мәгълүмат кулланучыда Дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетта пәйда булачак. Кулланучыдан порталдагы үзгәрешләрне күзәтергә генә кирәк булачак һәм, әгәр кинәт мәгълүматлар яңартылмаса, сорау язарга кирәк, - дип сөйләде Максут Шадаев. Моннан тыш, Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинетта кулланучы аның кайсы хәррби комиссариатта торуын һәм кичектерү хокукы бармы-юкмы икәнен тикшерә алачак. - Әгәр төгәлсезлекләр бар икән, ул һәрвакыт портал аша хаталарны төзәтергә гариза бирә алачак. Әгәр кулланучы бу функцияне үзе сүндермәсә, шулай ук дәүләт хезмәтләрендә шәхси кабинетка чакыру турында хәбәр киләчәк. Кулланучыга карата ниндидер чикләү чаралары куллану турындагы хәбәрләр һәрвакыт киләчәк, - диде министр. Ведомствода хәбәр итүләренчә, реестрны эшләтеп җибәрүнең төгәл вакыты турында мәгълүмат әлегә юк. Әлеге башлангыч көзге чакырылыштан да иртәрәк гамәлгә ашырыла башламаячак. Фото: novyefoto.ru