"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган акция кысаларында төбәкнең ерак район һәм авылларыннан килгән пациентларны “Сәламәтлек поезды” медицина белгечләре тикшерәчәк.Сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Галимулина әйтүенчә, 2023 елда 10 муниципаль берәмлек территориясендә 26 күчмә комплекс эшләячәк. Аларга мобиль флюорографлар, санлы маммографлар, сәламәтлек үзәкләре, кан алу һәм биохимик анализлар ясау, фельдшер-акушерлык станцияләре керәчәк."Хәзерге 6 маршрутка өстәп, бездә республика кардио үзәгенең күчмә медицина комплекслары бар - алар йөрәк-кан тамырлары авырулары яки үлүчеләр саны югары булган районнарга барачаклар. Шулай ук Республика клиник хастаханәсенең күчмә клиникасының тар белгечләре комплексы бар”, - ди Елена Галимулина.График буенча беренче кабул итү Иглин районының Красный Восход авылында булачак. “Сәламәтлек поездлары”ның төгәл расписаниесен Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында табып була. "Сәламәт республика - сәламәт төбәк" акциясе 10 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.Исегезгә төшерәбез, әлеге проект Русиядә иң яхшысы дип танылды һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә тәкъдим ителгән практика санына кертелде.