Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Стәрлетамак “Менделеев”ы ул – белизнаның “ата”сы

1923-27 елларда ул Симферопольдә хезмәт итә. Анда җәйләрен бер дә чигенми торган челлә тора, ә шәһәр канализациясе бөтенләй диярлек булмаган чорда биредә коточкыч шакшы ис була. Тәтешленең чыршы урманнары арасында ылыс исе генә иснәп үскән Рәхимҗан бу хәлләрне бик авыр кичерә, хәтта борыны ис сизми башлый һәм бу гомеренең азагына кадәр шулай булып кала. Улы Рәлиф булачак һөнәрен химия өлкәсеннән сайлагач, ул аңардан дезинфекцияләүче берәр көчле чара уйлап табуын сорый. Улы әтисе гозерен үти.Рәлиф кечкенәдән укуга, нинди булса да һөнәр үзләштерүгә әвәс була. Әнисе алып биргән тальянда уйнарга өйрәнеп, кечкенә чагында ук яшьләрне биетә. Авыл агайларын сугышка озатып калучы да, сугыш елларында тальяны белән солдаткаларның күңелләрен юатучы да ул була. Әйткәндәй, моңлы гармун бүгенгә кадәр аның тугры юлдашы булып кала. Анда уйнап, үзе дә көйләр яза, җырлар иҗат итә, алар “Юлдаш” радиосында еш яңгырый. Рәлифнең белем алуга омтылышы бик көчле була. Моның өчен ул, көн дә 14 чакрым юл узып, күрше авыл мәктәбенә йөреп укый. Анда барганда урман аша узасы, сай гына ике елга кичәсе дә була әле. Мәктәпкә барганда чабата-чолгавы манма су була, билгеле. Аны элеп киптерүгә – кайтыр юлга чыгарга. Шулай гел “бишле”гә генә укып чыгып, Казанга да шул чабатасы, салам эшләпәсен киеп чыгып китә егет. Үз заманының Ломоносовы инде! Анда ул Казан химия-технология институтына укырга керә. Биредә алган белеме, үзенең үҗәтлеге аркасында киләчәктә фән тавының югары үрләрен яулый – Мәскәүдә диссертация яклап, техник фәннәр кандидаты, Башкортстан Республикасы Инженерлык академиясенең мөхбир-әгъзасы, Башкортстанның атказанган химигы, СССР уйлап табучысы була. Аның 25 фәнни хезмәте, 1 патенты, уйлап табуга 12 таныклыгы, 30дан артык рационализаторлык тәкъдиме бар. Ә хезмәт юлын ул Свердловск шәһәрендә башлый. Биредәге химия заводларының берсендә үзенең булачак хатыны Фаилә Фәхрислам кызын очрата. Ул да бирегә Башкортстаннан, Караидел районыннан килгән була. Өлгер егет танышкан көнне үк аның бүлмәсендә каләмен калдырып чыга. Ә кыз аны кире бирергә дип кергәч, “син бүгеннән монда яшәячәксең”, дип, үзендә калдыра. Алда аларны ярты гасырлык мәхәббәтле, парлы тормыш көтеп тора. 1962 елда яшьләр Стәрлетамак шәһәренә күченеп килә һәм икесе дә яңа гына төзелеп килүче “Каустик” заводына эшкә урнаша. Рәлиф Рәхимҗан улын цех начальнигы итеп эшкә алалар. Фаиләсе дә шушы заводка ук эшкә урнаша һәм озак еллар биредә намус белән хезмәт сала.Стәрлетамак белән бергә “үсә” яшьләр. Иң мөһиме, монда әтисе сораган дезинфекцияләү чаралары өчен кирәкле хлор күпләп җитештерелә. Бервакыт Рәлиф цехта эшләүче кызларның зәңгәр халатлары ак тапларга батуына игътибар итә. Бу хлорга су кушылса шулай була бит! Халат төсен алган эремә пычракны да юк итә булып чыга! Шулай итеп, Рәлиф Рәхимовның 1968 елның 24 апрелендә тәкъдим ителгән рационализаторлык тәкъдименә нигезләнеп, натрий гипохлориты эремәсен кулланып, гади хлордан “Хлорокс” препараты уйлап табыла һәм 1969 елдан аны 1 литрлы пыяла шешәләрдә чыгара башлыйлар. ңа товарның беренче партиясен Стәрлетамактагы “Электр товарлары” кибетенең көнкүреш химиясе бүлегенә куялар. Хуҗабикәләр башта аны сатып алудан баш тарта, чөнки аларга препаратның исе ошамый. Ә Рәлиф абый үҗәтлеген итә – ул көн саен эштән соң әлеге кибеткә бара, “Хлорокс”ның файдасы турында сатып алучыларга сөйли, аның ничек эшләвен күрсәтә. Шулай итеп, ел азагына аны шулкадәр күпләп сатып ала башлыйлар ки, хәтта аны эшләп чыгаруны киметмәү мәсьәләсен шәһәр җитәкчелеге үз контроленә ала. Бераздан, агарту сыйфатларын өстен күреп, “Хлорокс”ны “Белизна” дип атый башлыйлар, кер юуучы хуҗабикә рәсеме төшерелгән кавырсын шешәләрдә ул СССР буйлап тарала, ә уйлап табучыга 105 сум премия бирәләр.– Ул елларда завод эшчеләре арасында рационализаторлык тәкъдиме кертүчеләр байтак була иде, чөнки аның өчен өстәмә акча түләделәр, – ди бу хакта Рәлиф ага. – Шул рәвешле, гади эшче дә эзләнергә, белемен арттырырга тырыша иде. Ә югары белемле белгечләр турында сөйләп тә торасы түгел инде. “Белизна” да – минем шундый эзләнүләр нәтиҗәсе.Рәлиф абый белән бер сөйләшү – үзе бер гомер. Андый кешеләр турында “тере тарих” диләр. Менә шул тарихларның берсе. 1981 елда партиянең өлкә комитетында чираттан тыш утырыш уза. Анда республиканың иң абруйлы химиклары һәм химия заводлары директорлары чакырыла. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә: республика аграрийлары өчен кукуруз культурасының уңдырышлылыгын күтәрүгә ярдәм итәчәк хлороформ препаратын җитештерүне җайга салырга. Ул кукуруз орлыгын кыраудан һәм кош чүпләүдән сакларга тиеш була. Җитештерүне җайга салуга 15 көн бирелә! Чакырылган галимнәр, завод директорлары моның өчен яңа завод төзергә кирәклеген белдерә һәм 15 көн турында онытырга, ә нәтиҗәгә ирешү өчен еллар кирәк булуын әйтә. Шунда “Каустик”ның ул вакыттагы директорыА. С. Ихсанов: “Бар бездә юкны бар, барны юк итүче бераз сәеррәк бер белгеч, булдыралса – ул гына”, – ди. кенче көнне эшкә килгәндә Рәлиф Рәхимовны кабинеты алдында обком вәкиле каршы ала. Исәнләшеп, түргә узгач, ул ник килгәнен аңлата. “Тиз арада 100-120 тонна хлороформ җитештерергә кирәк, моны сез генә оештыра ала дип ишеттек”, – ди ул. “Иртәгә үк җитештерә башлыйбыз, ацетон гына бирегез, калганы бездә бар”, – ди Рәлиф һәм шунда ук телсез калган вәкилгә кул астындагы колбага натрий гипохлориты һәм ацетон кушып тәҗрибә эшләп күрсәтә. Бер мизгелдә анда шарчыклар хасил була – менә шушы була да инде авыл хуҗалыгына бик кирәкле хлороформ. Аны җитештерү өчен заводның 15нче цехын алалар, анда җитештерелгән агротехник чара республиканың 220 мең гектар кукуруз басуына җитә. Яшел уңыш көтелгәннән дә мулрак була. Әйтик, Кушнаренко районының Чапаев исемендәге колхозында ул гектарыннан 500 центнерга җитә. Әмма авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бу уңышның сере Стәрлетамактагы бер галим-технологның эзләнүләре нәтиҗәсе булуын белми дә калгандыр, белсәләр, силос ашатып симерткән маллары өчен күчтәнәчсез калдырмаслар иде...Тагын бер истәлек. 1990 елның 15 августында Стәрлетамакта ул вакыттагы РСФСРның Югары Советы рәисе Борис Ельцинны кабул итәләр. Аны Башкортстанның Югары Советы рәисе Мортаза Рәхимов озата килә. Борис Николаевич завод җитәкчеләре белән хлорлы аллюминий цехында очрашу үткәрә. Аны үрә басып, бик зур дикъкать белән тыңлыйлар. Ельцинның телмәре озын булмый, аннан аңлашылганча, социалистик хуҗалык үзен акламады, халык ярлы яши, кибет киштәләре буш, шуңа күрә ил капиталистик хуҗалык итүгә күчәргә тиеш. Ә кичен шәһәрнең төп мәйданында чыгыш ясаганда, Борис Ельцин халыкка берничә тапкыр: “Күпме алаласыз, алыгыз!” – дип кабатлый. Халыктан бигрәк, алар белән идарә итүчеләр моны яхшы аңлый һәм үз келәтләрен тутыра башлый. Шул чорда завод белән җитәкчелек иткән чираттагы бер директор бер елга 14 тапкыр чит илгә сәяхәткә бара. Ә эшчеләргә товар белән хезмәт хакы түлиләр. Түләсәләр... Ил тарихында шундый чор да була. Рәлиф Рәхимҗан улы да ил күргәнне күрә билгеле. Әмма ул киртәләр алдында туктап калмый, һаман фидакарь хезмәттә, уйлап табуда була. Инде пенсиягә чыккач та “Тара” предприятиесендә эшләп, биредә полимер калдыкларыннан бер тапкыр куллана торган стаканнар, шешәләр, шулай ук, урам себеркеләре, йорт түбәләре өчен ком-полимер чирәпләр, тагын бик күптөрле хуҗалык кирәк-ярагы җитештерүне уйлап таба һәм җайга сала. Бүген дә Рәлиф аганың эш-шөгыльләре бихисап. Инде мәрхүм хәләле Фаилә апа белән утырткан бакчасын тәрбияли, уңышын җыеп, кышка әзерли, бердәнбер газиз туганы Клара, кызлары, оныклары белән бик тыгыз, җылы мөнәсәбәтләреннән – көч, табигатьтән илһам алып яши, иҗат итә, халык белән очрашудан ямь таба.Бүген дә әнә кибеткә чыккач, бер дә таныш булмаган кешеләр аның белән килеп күрешә, “Исән генә булыгыз, Сез бит безнең Менделееев”, – дип, аркасыннан сөеп китә. Рәлиф абыйның күзләренә яшь тула. Гомере заяга узмаганга горурлык, канәгатьлек хисеннән тулган яшь ул. Бәхет яше.Резида ВӘЛИТОВА.